16+

«Әти-әнигә төрле пычрак сүзләр яздылар»

Элвин Грейның хатыны гаилә тормышы һәм хейтерлар турында сөйләгән.

«Әти-әнигә төрле пычрак сүзләр яздылар»

Элвин Грейның хатыны гаилә тормышы һәм хейтерлар турында сөйләгән.

Башкортстанның халык артисты Радик Юльякшинның хатыны Инзилә социаль челтәрдә язылучыларының сорауларына җавап биргән. Бу хакта Ufa1.ru яза. Ул ире белән танышуы, аның эше аларның гаилә тормышына ничек йогынты ясавы, һәм хейтерларга мөнәсәбәте турында сөйләгән. Инзилә "Сорау - җавап" рубрикасын яратмый икән, шул исәптән балалар турында сораулар биргәнгә дә.

Элвин Грей псевдонимы белән чыгыш ясаучы Радик Юльякшин гастрольләрдә еш була. Шуның белән бәйле рәвештә Инзиләдән ире гастрольләрдә булганда,  ялгызы калу авырмы дип сорашканнар. "Юк. Ул өйдә булганда, вакытны бергә уздырабыз. Ул эшкә киткәндә, мин күбрәк үз эшләрем белән шөгыльләнәм" дигән ул.

Язылучылары танышу темасына да кагылганнар һәм аны Радиктагы нинди сыйфат җәлеп итүен сораганнар. Байлыкмы, әллә уңышмы? Инзилә күпләрне акча кызыксындыруына гаҗәпләнгән. "Тормышта иң мөһиме акча гына мөһим түгел.  Радикның өч сыйфатын билгеләп үтәм: җаваплы һәм ышанычлы, намуслы һәм кешелекле, максатчан" дип язган Юльякшина.

Аннан шулай ук булачак ире белән танышуның ничек үтүен, беренче күрешүдә дулкынлану булдымы, дип сораганнар. "Әти-әнисе белән танышканда борчылдым. Ләкин минем әни беренче көннәрдән үк белә иде, ә әти әнидән белде. Минем өчен әти-әниләрнең хәбәрдар булып торуы мөһим. Шулай тынычрак" дигән Инзилә.

Аның шулай ук тискәре комментарийларга мөнәсәбәте турында да сорау биргәннәр. Социаль челтәрләрдә Инзиләнең 100 меңнән артык язылучысы бар. "Башта борчылдым. Җиңел булмады! Бигрәк тә әти-әниләргә минем һәм аларның үзләре турында пычрак язгач, Радик янына килеп, шул хакта фикер алыштым. Хәзер барысы да гади - игътибар итмим. Әгәр сөйлиләр икән, димәк, дөрес эшлим. Дөрес булмаса да, бу минем тормыш” дигән ул.
Аның сүзләренчә, реаль тормышта ул хейтерлар белән очрашмаган. Андый нәрсә булмады кебек, кызлар, әлбәттә, кызык хатлар яздылар, дигән Инзилә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кешенең кеше тормышында ни эше бар соң? Өч хәрефкә җибәр дә, узып кит. Бәхетлеләр кеше тормышы белән кызыксынмый инде.

    Мөһим

    loading