Шәһри Казан

Айбикә Фәттахова: "Фотоларның кайсы җире интим соң? Бары тик аркам ачык..."

Танылган продюсер, Р.Ваһапов фонды генераль директоры Рифат Фәттаховның кызы Айбикә интим фотосессия ясаткан. Интим фотоларын Айбикә үзенең Инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

Айбикә Фәттахова күпләргә Ваһапов фондының PR белгече буларак таныш. Хәзер үзе дә продюсерлык эше белән шөгыльләнә.

- Айбикә, ни өчен интим фотосессия ясатырга булдың?

- Мин – иҗат кешесе һәм иҗат мине дәртләндерә. Шулай ук рәсем ясарга яратам. Хәтта тулы бер галереям бар. Биюне дә үз итәм. Фотосессиягә еш йөрим. Ә мондый рухтагысы турында күптәннән хыяллана идем. Фотоларның кайсы җире интим соң? Бары тик аркам ачык. Сезнең ачык арка күргәнегез юкмы әллә? Бу фотоларның бер начарлыгын да күрмим. Миңа ошый.

- Фотограф ир-ат идеме, әллә хатын-кызмы?

- Хатын-кыз төшерде. Үз эшен бирелеп, илһамланып башкарды. Үзем дә образга кергәч, фотолар бик матур килеп чыкты.

- Әти-әниең ничек кабул итте?

- Бик ошаттылар. “Молодец!” диделәр. Алар мине беркайчан да гаепләмәячәк. Әти-әнием мине кешелекле, намуслы һәм үзем булып калырга өйрәтте. Сүз уңаеннан, бүген әтиемнең туган көне. “Шәһри Казан” аша аңа котлауларымны юллыйм. Әни белән тигезлектә гомер итүләрен телим.

Реклама

- Фотоларны социаль челтәргә урнаштырырга курыкмадыңмы?

- Мин PR белгечлегенә укыдым һәм менә инде биш елдан артык бу өлкәдә эшлим. Шуңа күрә бу фотоларны социаль челтәргә аңлы рәвештә урнаштырдым.

- Нинди фикерләр ишетергә туры килде?

- Сәхифәмдә әлеге фотолар бөтен кешегә дә ошады. Дусларым да бу идеяне хуплады. Әмма кабул итмәүчеләр дә булыр. Бигрәк тә авыл кешеләренә фотоларым ошамас. Кәефемне төшермим, һәркемнең үз фикере. Кешене фотолары аша түгел, ә гамәлләре аша бәяләргә кирәк дип уйлыйм.

- Димәк, син бу фотоларны махсус урнаштырдың? Халык игътибарын җәлеп итүеңнең сәбәбе нинди?

- Әйе. Бу – алдан планлаштырылган адым. Моның билгеле сәбәпләре бар. Инстаграм аккаунтымда арзан бәядән өр-яңа бизәнү әйберләре сатам. Сатудан кергән акчалар картлар йортына тапшырылачак.

- Ә нигә нәкъ менә картлар йорты?

- Ярты ел эчендә әбием белән бабам мәрхүм булды. Бик юксынам аларны. Әби-бабай рухына дога булсын дип, ялгыз калган өлкән кешеләргә саваплы гамәл кылырга теләдем.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: