16+

Айдар Фәйзрахманов: "Моңлы көй ишетсәм дә елыйм"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Халисәмне кире кайтарыр идем, бик юксынам аны. Әле дә ярый планлаштырган эшләрне эшләп өлгердек, дип үземне тынычландырам", - ди ул.

Айдар Фәйзрахманов: "Моңлы көй ишетсәм дә елыйм"

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Халисәмне кире кайтарыр идем, бик юксынам аны. Әле дә ярый планлаштырган эшләрне эшләп өлгердек, дип үземне тынычландырам", - ди ул.

– Айдар абый, гомер юлыгызны яңадан узар идегезме?

– Тормыш миңа күп сынаулар бирсә дә, гомер юлымны кабат узар идем. Гөнаһка кермәдем, берәүне дә рәнҗетмәдем. Гел игелек кылып яшәдем. Мин – гаиләдә төпчек бала. Без тугыз бала булган, өчебез кызамыктан үлгән, алтыбыз исән-сау үскән. Төпчек балага һәрвакыт аерым игътибар бирелә, чөнки аңа бик күп борчу-хәсрәт аша үтәргә туры килә. Мин әти-әниемне, олы апамны, олы абый белән уртанчы абыемны, тормыш иптәшем Халисәмне югалттым. Мәктәптә укыганда, әти белән утын ташый идек. Аны табу кыен, Арчада урманнар юк дәрәҗәсендә. Утын яру минем өчен бер сәнгатькә әверелде. Абыйлар белән унар гектар борчак чаба идек. 4-5нче сыйныфларда тезләнеп “уфалла арбасы”н эткәнне хәтерлим. Әти таудан тартып менә, аркамны көпчәккә терәп үзенә күрә ярдәм итә идем. Әти мәрхүм булганда, миңа 13 яшь иде.

– Халисә апа белән ничек танышкан идегез?

– Ул университетның филология факультетында, мин консерваториядә укыганда таныштык. 1979 ел иде. Консерваторияне тәмамлагач, Халисәгә өйләндем. Театр җитәкчелеге тулай торактан бүлмә бирде, шунда яшәдек. Утырып ашарга өстәл дә юк иде. Ярты ел тәрәзә төбендә ашадык. Туйдан соң өч кашык белән өч тәлинкә алдык. Икесе – безгә, өченчесе - кунак килсә дип. Тулай торакта яшәгәндә ашарга пешерергә өйрәндем. Тәмле итеп бәрәңге кыздыра идем.

– Халисә апа озак авырдымы?

– Өч ел яман чир белән көрәштек, ике операция кичерде. Ике ел элек 59 яшендә кулымда җан бирде бәгырем. Ул гомере буе нәшрияттә корректор булып эшләде. Халисәмне кире кайтарыр идем, бик юксынам аны. Әле дә ярый планлаштырган эшләрне эшләп өлгердек, дип үземне тынычландырам. Балалар башлы-күзле булды, оныклар туды. Кызганыч, дүртенче оныгыбызны гына күрә алмады. Халисә лаеклы ялга чыкты. Матур гына яши башлаган идек, шушы афәт китереп бәрде. 

– Хатын-кызга ялгызы җиңелрәк, ир-атка кыен, диләр...

– Авыр. Иртәдән кичкә кадәр эштә булуым “коткара”. Алга таба ничек булыр, күз күрер. “Урын җирендә кеше күзенә карап, кешене интектереп ятарга язмасын иде”, – дип телим. Халисә белән сөйләшеп утырганда: “Мин синнән соң китәм бит, тормыйм”, – дип әйтә идем. “Балалар нишли?” – дип ачулана иде. Ул белә, мин балаларга һәрчак рухи яктан да, матди яктан да терәк булдым. Кызым Чулпанның өч баласы, төпчек кызым Айгөлнең улы бар. Кияүләрем дә, кодаларым да үз тиңебез, әйбәт кешеләр.

– Кайгыдан хәмергә үрелгән вакытлар булмадымы?

– Элегрәк бәйрәмнәрдә тоткалый торган идем. Хәзер инде җиде ел эчкәнем юк. Бервакыт Яңа елны каршы алганнан соң уяндым да, туктадым. Тәмәке дә тартмыйм. Армиядә генә тартып караганым булды.

– Айдар абый, күңелегез тулган чакларда елыйсызмы?

– Үсмер чагымда ук моңлы көй ишетсәм, күңел тулып елый идем. Хәтерлим, мәктәптә укыган елларда Илһам Шакировның пластинкасы чыкты. Шуны тыңлап, елап ята идем. Мин – нечкә күңелле кеше, менә хәзер дә еларга мөмкинмен. Халисәне югалту хәсрәтеннән чыгу өчен йога белән шөгыльләнә башладым. Догалар өйрәндем. Балаларым, оныкларым, эшем булу ярдәм итте. 

Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама аша кереп укыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

47

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сезга коч куатлар бирсен тазалыклар хаерле гомер белан озын юллар утарга насип итсен Аллакаем сезнен жырларыгызны яратып тынлыйм унышлар сезга

      • аватар Без имени

        0

        0

        Аллахы тэгалэ куркэм сабырлык бирсен??? Ир-атка бик кыен,хатын-кызга алай ук тугел дэ...

        • аватар Без имени

          1

          0

          Айдар абыйны гомер бэйрэме белэн котлап,исэнлек,иман байлыгы,бэрэкэтле гомер телэп калам.Татар халкының жыр-бию сэнгатенэ,гомумэн мэдэниятенэ,аны яшь буынга житкеругэ караган зур олешен керткэн татар жанлы шэхес ул.Концетларны бик яратмасам да,Чуперэлегэ килгэн (елын хэтерлэмим)жыр-бию ансамбле (Житэкчесе Айдар абый иде)концертыннан алган тээсирлэр эле дэ хэтердэ еш янара.Бик талантлы яшьлэр,бик матур сценария,бик матур кастюмнар сихерлэгэн иде уземне. Гелинэ Насибуллина.Чупрэле районы,Яна Кэкерле авылы.

          Мөһим

          loading
          2
          X