16+

Айдар Галимов: "30 елга беренче тапкыр мондый хәлләр..."

Казанда Татарстанның халык артисты Айдар Галимовның күптән көтелгән концертлары узды. Җырчының башкаладагы концертлары өч тапкыр кичектерелгән булган. Тамашачы концертка килгәнме, билетларны кире тапшырмаганмы?

“Бер ел элек игълан ителгән концертлар... Шулай да була икән, 30 елга беренче тапкыр мондый хәлләр... Программа былтыргы, шул ук җырлар, биюләр, сценарий, ә без инде башкачарак – үзгәртте безне узган ел! Күп нәрсәгә инде икенчерәк карарга - тормышка, җырларның эчтәлегенә, әйткән сүзләрнең мәгънәсенә, бер-беребезгә - миңа калса аңлап, кадерләп... Димәк, бушка үтмәгән бу елыбыз! Алдагысы хәерле булсын!

Минем иң зур рәхмәтем - тугры тамашачыма, менә шундый вакытларда күренә, сыналадыр да инде ул тугрылык... Күпләр бит бер ел элек алган билетларын кире кайтармыйча, өч тапкыр күчерелгән концертның, өченчесенә барыбер килделәр! Монда ниндидер сүзләр артык кебек, исән-сау булып киләчәктә дә шушы тамашачы өчен иҗат итәргә, эшләргә, җырларга насыйп булсын!

Җырлы, моңлы юлыбызны дәвам итәбез!” - дип язган Айдар Галимов Инстаграмда. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading