Шәһри Казан

Айдар Галимов - җырчы Лэйнаның беренче мәхәббәте?!

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән яшь җырчы Лэйна дуэт яздырган. Нинди темага дисезме? Беренче мәхәббәт темасына. Инде клип та төшергәннәр. 

“Уклы йөрәк” дигән җырның сүзләрен Эльвира Әхмәтова, көен автор-башкаручы Гүзәлия иҗат иткән. “Дуэт яздыру – бөтен команданың идеясе. Лэйнаның сольный концертларына әзерләнгәндә, дуэтлар кирәк булачак дип уйладык. Ә Лэйна Айдар Галимовның иҗатын бик ярата, шуңа күрә дуэт җырлау тәкъдимен нәкъ менә Айдарга ясадык. Айдарга Лэйна үзе язды. Айдар “уйлап карармын” дип җавап бирде. 

Реклама

Аннан соң Айдарга үзем шалтыратып сөйләштем. “Шундый кызык идея бар. Клипта сез - матур, харизмалы педагог, ә укучыгыз Лэйна сезгә гашыйк. Әмма арагызда берни дә юк. Һәм, әлбәттә, клипта бию баттлы булачак”, - дип аңлаттым. Аңа нәкъ менә шушы баттл идеясе ошады. Башта җырны яздырдык. Җырны да бик ошатты ул. Клипны бер көндә бертуктаусыз төшердек. Бу тизлеккә үзебез дә шаккаттык. Айдар абый – энергияле, бар яктан талантлы кеше, рольгә кереп китеп уйнады. Гомумән, барлык геройлар да рольләрен җиренә җиткереп башкарды. Винера Ахатовна директор, Рамил Хәйретдинов укытучы булып уйнады. Шулай итеп, Лэйнаның концертында Айдар Галимов та катнашачак”, - дип сөйләде безгә Гүзәлия.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: