16+

Айдар Галимовның кызын алдаучы хатынны төрмәгә озатканнар

Башкортстан Прокуратурасы башкаланың "5 звезд" турфирмасы директорын гаепләүне раслады.

Айдар Галимовның кызын алдаучы хатынны төрмәгә озатканнар

Башкортстан Прокуратурасы башкаланың "5 звезд" турфирмасы директорын гаепләүне раслады.

53 яшьлек Гөлнара Яфаева караклыкта һәм зур күләмдә акча үзләштерүдә гаепләнә. Ул узган елның декабреннән 2019 елның сентябренә кадәр 177 клиенттан Төркиягә, Грециягә, Таиландка, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә һәм башка илләргә юллама алганда ул 20 миллион сумнан артык акча алган. Бу хакта "Кызыл таң" хәбәр итә.

Җинаять эше Уфаның Октябрь районы судына җибәрелгән. Зыян күрүчеләр арасында танылган җырчы Айдар Галимовның кызы Гүзәл дә бар. Кызганычка каршы, ул да тур сатып алганда зур суммада акча түләгән булган. "Кью Трэвелс" агентлыгын оештыручы Гөлнара Яфаева алдагы берничә елын төрмәдә үткәрергә мөмкин. Яңа елдан соң җәйге ялларын кайгырта башлаячак туристлар, уяу булыгыз!

Фото: BNEWS сайтыннан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading