16+

Айдар Әгъләмов: "Студиядән чыккан юк"

“Казан егетләре” солисты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Әгъләмов белән төркемнең яңалыклары турында сөйләшеп алдык.

Айдар Әгъләмов: "Студиядән чыккан юк"

“Казан егетләре” солисты, Татарстанның атказанган артисты Айдар Әгъләмов белән төркемнең яңалыклары турында сөйләшеп алдык.

“Апрель аенда “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исемгә лаек булдым. Әлбәттә, мондый дәрәҗәле исемгә ия булу – зур бәхет. Ул миңа тагын да тырышып эшләргә этәргеч булып тора”, - ди Айдар. 

Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта “Казан егетләре” яңа программа өстендә эшли. “Яңа җырлар яздырабыз, искеләрен яңартабыз. Эш күп. Студиядән чыккан да юк. Яңа программаны тамашачыга көз көне тәкъдим итәчәкбез, Аллаһы боерса. Шушы көннәрдә “Тибә йөрәк” җырына төшерелгән өр-яңа клибыбыз табадан төште”, - ди җырчы.

“Казан егетләре” төркеме Сабан туйларына чакырулар кабул итә башлаган. “Татарстанда буенча биш Сабан туенда чыгыш ясаячакбыз. Моннан тыш, “Екатеринбург Сабан туена да чакырдылар”, - диде Айдар Әгъләмов. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X