16+

Айдар Тимербаев: "Улыбыз өйгә менә шушындый кыяфәттә кайтты"

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевның улы өйгә коточкыч кәяфәттә кайткан. “Шаклар каттык!” - ди Айдар үзе. 

Айдар Тимербаев: "Улыбыз өйгә менә шушындый кыяфәттә кайтты"

Татарстанның атказанган артисты, популяр җырлар авторы Айдар Тимербаевның улы өйгә коточкыч кәяфәттә кайткан. “Шаклар каттык!” - ди Айдар үзе. 

“Кичә кечкенә улыбыз менә шушындый кыяфәттә кайтып керде өйгә. Күз төпләре кып-кызыл. Куркып калдык инде әнисе белән. “Һай, Аллам, нәрсә булды инде тагын”, дип әнисе кочаклап алды. "Егылдым", - ди. "Күз төпләрең нигә кызарып бетте?" - дим, “Еладым” - ди.

Әнисе тиз генә перекись водорода алып, яра кырыйларын эшкәртергә дигән ният белән (курка-курка гына) пластырен кубармакчы иде, улыбыз шаркылдап көлеп җибәрмәсенме? 
“Беренче апрель бит бүген!” - ди. Шаклар каттык!!!

Рәсем ясау белән шөгыльләнә башлагач, 80 төсле маркер алып биргән идек без аңа, шул маркерларын кулланып, үзенә-үзе гримм ясаган. Елаган кешедән берничек тә аерып булмый иде только!
Авызыбызны ачып калдык инде башта, аннан үзебез дә шаркылдап көлеп җибәрдек! Бераз ачуландык та инде, “куркыттың” дип.

Үзе дә әйтте инде: “Ике генә әйбер өчен кайгырдым. Беренчесе - безнең өчен кайгырган (кәефләрен төшерәм дип). Икенчесе - ничек кенә (безне) ышандырганчы көлеп жибәрмәскә дип.
Соң булса да уң булсын, узып киткән Көлке көне белән, дуслар!” - дип язган Айдар Тимербаев.

 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading