16+

Айгөл Бариева: "Аны югалту турындагы курку тынгылык бирмәде"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева нәрсәдән куркуы турында сөйләде. 

Айгөл Бариева: "Аны югалту турындагы курку тынгылык бирмәде"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева нәрсәдән куркуы турында сөйләде. 

"Беренче тапкыр курку хисе балачагымда булды. Мин бик оялчан идем. Әти-әнием - иҗат кешеләре, шуңа күрә кунакка баргач, миңа да “чыгыш ясарга” туры килә иде. Башта куркыныч иде, аннары ияләндем.

Аннан соң балалар бакчасында. Нишләтерләр, кыерсытмаслармы, кем белән дуслашырмын дип бик курыктым. Ләкин барысы да мин көткәннән дә яхшырак булып чыкты. Бакчада уйнавы шундый кызык һәм рәхәт иде, кайвакыт хәтта өйгә дә кайтасы килмәде. 

Мәктәп. Иң куркынычы такта янына чыгу иде. Фамилиям “Б” хәрефенә башланганга күрә, миңа еш эләгә иде. Укытучылар журналны ачып, алфавит буенча сорый иде. Ләкин анысына да ияләндем. Өйдә әзерләнеп килә идем. Бу гадәтем нәтиҗәсендә гел бишлегә генә укыдым.

Әти-әни. Мин һәрвакыт аларның күңелен төшерергә курыктым. Нәрсәнедер дөрес эшләмәүдән, икеле алудан, аларның өметләрен акламаудан, өйгә соңга калып кайтканым өчен орышуларыннан һәм башкасыннан шүрләдем. Тик тора бара бу куркуны җиңә башладым. 

Кайгы. Әти-әнием бер-бер артлы китеп барганнан соң, ялгызлыкның никадәр куркыныч булуын аңладым. Дөнья 180 градуска үзгәрде. Элек курыккан нәрсәләр хәзер юк-бар кебек тоела башлады. Хәзер барысын да мөстәкыйль хәл итәргә кирәк иде.

Эш. Кайчандыр урамда эшсез калгач, куркыныч булды. Үземнең һәм балаларымның киләчәге өчен курыктым. Билгесезлек куркытты. Әмма үзем куркам, үзем йолкам дигәндәй, ишек шакырга өйрәнергә, үземне яңа өлкәдә сынарга, яңа кешеләр белән танышырга туры килде.

Ир. Иремне югалтудан курыктым. Әти-әнием үлгәннән соң, ул – янәшәмдәге бердәнбер якын кешем иде. Һәм аны югалту турындагы курку тыңгылык бирмәде. Аллаһка шөкер, бераздан ул курку да юкка чыкты.

Балалар. Беренче баламны, аннан икенчесен тапканда бик курыктым. Аларга дөрес тәрбия бирерменме, аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерә алырмынмы һ.б. – болары да куркытты. Ләкин тормыш, тәҗрибә һәм Аллаһы Тәгалә монысында да ярдәменнән ташламады.

Сәхнә. Мин хәзер дә, бүген дә сәхнәгә чыккан саен куркам. Әмма беренче адымны ясауга ук, ул курку үзеннән-үзе юкка чыга.

Без куркуны җиңмичә яки җиңәргә талпынып карамыйча, аннан беркайчан да котыла алмаячакбыз. Курку – ул һәркемдә була торган гадәти хис. Әгәр ул курку тормышка куркыныч янамый икән, аны җиңүгә таба адым ясарга кирәк. Бәлки барып та чыкмас, ләкин талпынып карарга кирәк. Иң мөһиме – аннан соң без ул куркудан котылачакбыз. 

Хәзер дә яңа проектка алынсам, куркам. Әмма барысы да барып чыгачагына чын күңелдән ышанам. Барып чыкмаса да, мин ул куркуны җиңәчәкмен. Тормыш бер генә һәм, ятып калганчы, атып калырга кирәк! Курыкмагыз. Дәү әнием әйтмешли: “Аллага тапшыр да, кызым, алга!” - дип язган Айгөл Бариева.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading