16+

Айгөл Бариева филгә татарча җыр өйрәткән

Эстрадабызның зәвыклы блондинкаларының берсе бүгенге көндә тормыш иптәше белән Таиландның Пхукет утравында ял итеп кайтты. Сәяхәтләре бик эчтәлекле булган, алар хәтта филләр фермасына барганнар.

Айгөл Бариева филгә татарча җыр өйрәткән

Эстрадабызның зәвыклы блондинкаларының берсе бүгенге көндә тормыш иптәше белән Таиландның Пхукет утравында ял итеп кайтты. Сәяхәтләре бик эчтәлекле булган, алар хәтта филләр фермасына барганнар.

- Әлеге сәяхәттә мин күп әйберне тәүге тапкыр күрүем, ашап каравым... Филдә дә беренче тапкыр йөрүем. Кабатланмас хис-кичерешләр! Ул безне йөрткәннән соң, аны ашаттык. Өстәвенә җыр да җырладым әле. Филләр 3 җырга кадәр отып ала икән. Лия исемле филкәй хәзер "Тала, тала"ны да белә.

Таиландка бару минем өчен сюрприз булды. Линар үз теләге белән бу илне сайлаган. Һәм мин бик шат. Һичшиксез, монда әйләнеп кайтачакбыз.



Бик куп илләрдә булганым бар. Иң беренче сәяхәтем 1993 елда булды. Анда"Сорнай " ансамбле белән Финляндигә бардык. Үзгәртеп кору дәверендә чит илгә бару - бөтенләй икенче дөньяга килеп эләккәндәй булды. Аннан соң күп вакыт үтми, Төрки халыкларының фестивалендә катнашып, берьюлы Төркия, Австрия, Алман, Швейцарияне куреп кайттым. Искиткеч кызыклы Һәм төрле яктан мавыктыргыч булды ул гастрольләр.

Ә инде гаилә белән ялга килгәндә, тәүге тапкыр Мисырга, Таба шәһәренә бардык. Әлбәттә, диңгез янында, таулар артында, якыннарың, дусларың белән ял итү үзе бер бәхет. Икенче тапкыр шундый сәяхәтебез ерак Мексикага булды. Аны мин бик пычрак, тәртипсез ил буларак белә идем, ләкин болар барысы да зур ялгышу булды: искитмәле табигать, флора, фауна, персонал, гомумән, барсыда бик нык сокландырды.

Сәяхәтләр "копилка"мдагы иң шаккатыргыч илләр - ул Сингапур белән Австралия. Сингапурда зур 70-100 катлы биналар янында төрле үсемлекләр, матур агачлар үсеп утыруы гаҗәпләндерә. Австралия, чынында да, җылы ил: күңел җылысы да, табигать җылысы да сизелә монда.

Австралияне күрер, өйрәнер өчен ким дигәндә бер-ике айга барырга кирәк. Тын океан ярларында утырганда бар мәшәкатьләреңне онытып, бөтенләй башка дөньяга чумгандай буласың. Әлбәттә, бу илгә бару бик күп чыгымнар тәлап итә. Аллага шөкер, анда Сабантуйда катнашу бәхете тиде, юл чыгымнарын капладылар. Әмма шулай да, гаиләм белән ул илгә ял итергә бару - минем иң зур теләгем. Әмма моның өчен аягыңда нык басып торырга кирәк. Көн-төн тырышып эшләргә, исән-сау булырга язсын, калганы - Ходай көдрәтеннән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading