16+

Айгөл Бариева: "Кызлар Пати" - эш хакы түли торган оешма түгел"

11 июнь - Хатын-кыз бәхете көне икән. Хатын-кызны нәрсә бәхетле итә, алар арасындагы дуслык нинди була? Кызларны уч төбендә җыеп тотучы, "Кызлар Пати" төркеменә нигез салучы Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аралаштык.

Айгөл Бариева: "Кызлар Пати" - эш хакы түли торган оешма түгел"

11 июнь - Хатын-кыз бәхете көне икән. Хатын-кызны нәрсә бәхетле итә, алар арасындагы дуслык нинди була? Кызларны уч төбендә җыеп тотучы, "Кызлар Пати" төркеменә нигез салучы Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән аралаштык.

Әңгәмәбезнең тагын бер сәбәбе - кичә "Кызлар Пати" Сабан туе үткәрде. Билгеле ки, бу төркемгә артистлар, алып баручылар һәм журналистлар җыелган.

- Айгөл, "Кызлар Пати" кайчан нинди максат белән оештырылды?

- "Кызлар Пати" моннан 3 ел элек 9 март көнне очраклы рәвештә оешты. Көннәрдән бер көнне мин 6 кызны бер чарага дәшеп, ватсапта төркем ачтым. Без ул чарадан икенчесенә юл тоттык, ә анда безгә тагын 2 кыз өстәлде. Шул көннән бирле без аралаша башладык. Барыбыз да бер казанда кайныйбыз. 

Ә максатка килгәндә, хатын-кыз үзара аралашып яшәргә тиеш. Хатын-кыз икенче бер хатын-кыз белән аралашканда гына энергетикасы белән бүлешә, нәрсәгәдер өйрәнә ала. Гаиләсенә дә илһамланып, башка хатын-кыз булып кайта ул.

- Хатын-кызлар арасында дуслык булмый, диләр.

- Килешмим! Без кызлар белән сөйләшәбез, уртаклашабыз, фикерләшәбез, авырлыклар туса, хәлебездән килгәнчә, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Көлешәбез, елашабыз, әйткәләшеп тә алабыз. Гомумән, без бергә яшибез! Мин моңа бик сөенәм! Читтән караганда, "бу төркем нәрсәгә кирәк?" дип уйлаучылар да бардыр. Дөрес, бездән күпләр көнләшә, таркалуыбызны тели. Ләкин безгә 3 яшь һәм бу төркемнең кирәклегенә көннән-көн инанам! 

- Айгөл, төркемдә ниләр эшлисез? Миссиягез нинди?

- Бик еш хәйрия чараларында катнашабыз. Күбебез - әниләр, шуңа күрә кеше ярдәм сораса, аның кайгысына битараф кала алмыйбыз. Без барыбыз да иҗат кешеләре, ә иҗат кешесенең күңеле нечкә була. Бер-беребезгә дә һәрвакыт теләктәшлек күрсәтәбез, оештырылган чараларга бүләкләр белән барабыз. Безнең миссия - башка хатын-кызларга, ирләргә, балаларга, гомумән, җәмгыятькә үрнәк булу. Минем вазыйфам - кызларны берләштерү. Мин алар белән идарә итмим. Безнең төркемдә һәрбер кеше шәхес, лаеклы шәхес. Барыбыз да бертигез.

- "Кызлар Пати"га кызлар ничек сайлап алынды?

- Беркем дә беркемне сайлап алмады. Безнең күптән инде яңа кеше алганыбыз юк. Бер гаилә булып яшибез. Мәсәлән, Әлмәттән Мәдинә Гайнуллина безгә күптән түгел генә килеп керде. Һәм ул безнең кеше булып чыкты! Үз кешеңне сизәсең: ул синең кебек фикерли, тормышка карашлар да охшаш. Без аны ике дә уйламыйча үзебезгә алдык.

- Төркемдә билгеле бер кагыйдәләр бармы? 

- Безнең төркемдә шундый кагыйдә бар: читтә гайбәт сөйләп йөрмәскә, барысын да уртага салып сөйләшергә. Әйтергә кирәк, хатын-кыз шундый җан иясе: башка хатын-кыз белән ярышып яши. Безне Аллаһы Тәгалә шулай яраткан. Хатын-кызлар коллективында җиңел түгел, билгеле. Бездә һәр кеше үз фикерен әйтергә хокуклы. Беркем дә беркемне дә кимсетергә тиеш түгел. Без бер-беребездән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Гафу итәргә, сабыр булырга, яратырга, хөрмәт итәргә өйрәнәбез. Үзем дә кызлардан күп нәрсәгә өйрәнәм.

- Айгөл, кайчандыр "Кызлар Пати" төркемендә Чулпан Йосыпова, Замирә Рәҗәпова, Рината Тэй, Алсу Фазлыева һәм башка кызлар бар иде. Ни сәбәпле алар хәзер төркемдә юк?

- Берничә кыз төркемнән төшеп калды. Тормыш дәверендә андый хәлләр була, без түгел, ә тормыш үзе хәл итә. Мин моны шулай тиеш, дип кабул итәм. Димәк, бу кеше белән юллар аерыла, синең тормышыңда аның роле тәмам. Чыгып киткән кызларның күбесе белән аралашабыз. Беркемне дә гаепләргә хакыбыз юк. Шуны әйтә алам, бүгенге көндә безнең төркемдә ышанычлы, сүз йөртми торган кызлар җыелган. Рәхәтләнеп серләшә алабыз.

- Төркемдә кызларның үз вазыйфалары бармы?

- Мин һәркемнең вазыйфасы булуын теләмим. Бу бит эш хакы түли торган оешма түгел. Мин вазыйфалар һәрвакыт алмашынып торсын, дигән фикердә. Акча җыю һәм башка оештыру эшләре өчен гел бер кеше түгел, ә һәрчак төрле кеше җаваплы булсын иде. Һәркем актив булырга тиеш.

- Халык "Сабан туе буламы, юкмы?" дип йөргән арада сез инде Сабан туен да үткәреп куйгансыз...

- Быел 9 мартта туган көнне билгеләргә тиеш идек. Ләкин пандемия аркасында без аны үткәрә алмадык. Ниһаять, очрашулар рөхсәт ителә башлагач, туган көн белән Сабан туен бергә үткәрергә булдык. Былтыр да Сабан туен җәйнең матур көнендә оештырган идек. Бер очтан клип та төшердек. Быел ике зур бәйрәмне берләштерергә булдык. Шулкадәр күңелле узды! Барлык видео һәм фотоларны "Кызлар Пати"ның Инстаграмдагы аккаунтында карарга мөмкин. Уеннар уйнадык, ярышларда катнаштык. Кызлар әле дә җылы итеп искә ала. Кеше гел позитив вакыйгаларны искә алып яшәргә тиеш. Ә бит уйлап карасаң, беребезнең дә казаны буш түгел. Һәрберебезнең проблемалары җитәрлек. Очрашып без кызлар белән рухи ял алабыз. Иң зур хыялым - "Кызлар Пати" белән ерак җиргә ял итәргә бару. 

- "Кызлар Пати"ның киләчәген ничек күрәсең?

- Олыгайган көндә, инде дәү әни булгач, ап-ак яулыклар ябып, кара-каршы утырып чөкердәшеп чәй эчәрбез, Алла теләсә. Ашларда күрешеп яшәрбез, дип телим.

- Айгөл, синең өчен хатын-кыз бәхете нәрсә ул?

- Һәр хатын-кыз бәхетне үзенчә күрә. Дөньядагы һәрбер хатын-кыз бәхетле булсын иде. Чөнки хатын-кыз бәхетле булса, тирә-юньдәге бөтен кеше дә бәхетле булачак. Бәхетле хатын-кыз бөтен дөньяны үзгәртә ала. Аңа бернинди салон да кирәкми, ул үзеннән-үзе матур була! Хатын-кызның эчке дөньясы матур булырга тиеш һәм без - "Кызлар Пати" шуңа омтылабыз. Башкалар да моңа омтылсын иде.

ЭЛЬВИРА ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading