16+

Айгөл Бариева: "Мин балага уза алмадым"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше Линар белән бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерә. Балаларының балачакларын искә алып, Айгөл сабыйларының көтеп алынган булуы турында сөйләде.

Айгөл Бариева: "Мин балага уза алмадым"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева тормыш иптәше Линар белән бер кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерә. Балаларының балачакларын искә алып, Айгөл сабыйларының көтеп алынган булуы турында сөйләде.

“Мин балага тиз генә уза алмадым. Өч көн эчендә танышып - өйләнешкәннән соң, 8 айдан соң балага уздым. Ә аннары Аллаһы Тәгалә безгә аларны бер-бер артлы сабыйлар бүләк итте. Аллаһка шөкер, без теләгәнчә. Башта кыз, аннары малай. Айлинә һәм Камиль! Яшь аралары -1 яшь тә 8 ай.

Барысын да бергә эшләделәр: уйнадылар, йокладылар, ашадылар, урамга, кунакка бергә йөрү, авылда бергә тору, уенчык бүлешү, сугышу. Ләкин бер-берсеннән башка яши алмадылар. Аллаһка шөкер, бик сирәк авырттылар. Ирем үзе хәрби кешесе булгангамы, кечкенәдән үк аларны чыныктырып үстерде: өйдә һәрвакыт яланаяк йөрү, тәрәзәләрне ачып йоклату, салкын сөт, су эчү, саф һавага чыкканда, артык җылы киендермәү.

Башта мин әни буларак моңа бик каршы идем. Авырмасыннар дип, курка идем. Ә хәзер боларның барысы да сәламәтлекнең нигезе булуын аңлыйм. Кечкенәдән үк организмны чыныктырырга кирәк. Балалар бакчасына да 1,8 яшьтән бер көн калдырмыйча, чирләмичә йөрделәр.

Дәү әти, дәү әниләрсез үстерсәк тә, икебез дә икешәр җирдә эшләсәк тә, көн-төн чабып, телләрне асылындырып өйгә кайтып, өйдәге эшләрне эшләп, түгәрәкләргә йөрттек, ашаттык, киендердек һ.б. Аллаһка шөкер, барыбер үстеләр.

Камил бик шук иде, ә Айлинә, киресенчә, бик төгәл, җитди, тәртипне ярата торган булды. Матди яктан да ничек кенә авыр булса да (төрле чаклар булгалады), үсеп җиткәннәрен сизми дә калдык. Ә хәзер кечкенә чаклары шундый сагындыра. Эх, бер көнгә генә булса да, кире кайтарыр идем, рәхәтләнеп тотып сөяр идем”, - дип язган Айгөл Бариева Инстаграм сәхифәсендә.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Мин балага тиз генә уза алмадым?... 3 көн эчендә өйләнешкәннән соң бары тик 8 айдан соң гына... Ләкин аннары Аллаһы Тагәлә безгә аларны бер- бер артлы бүләк итте.Аллага шөкер!Без теләгәнчә!Башта кыз! Аннары малай! Айлинә һәм Камиль! Яшь аралары -1 яшь тә 8 ай! Барсында бергә эшләделәр:уйнадылар,йокладылар,ашадылар,урамга ,кунакка бергә йөрү,авылда бергә тору,уенчык бүлешү,сугышу???‍♀️??‍♀️?? һ.б.һ.б....Ләкин бер берсеннән башка яши алмадылар!!! Аллага шөкер??!Биик сирәк авырганнар.Ирем үзе хәрби кешесе булгангамы, кечкенәдән үк аларны чыныктырган:өйдә һәрвакыт яланаяк йөрү,тәрәзәләрне ачтырып йоклату,салкын сөт,су эчертү....Саф һавага чыкканда артык каты киендермәү.. Башта мин әни буларак моңа бик каршы идем.Курка идем.Авырмасыннар гына дип...Ә хәзер аңлыйм:тьфу тьфу тьфу,чыннан да болар барсыда сәламәтлекнең нигезе.Кечкенәдән үк -закалка организма-булырга тиештер инде ул... Аллага шөкер!Ул яктан яслига да, садикка да чирләмичә ,бер көн калдырмыйча ,икесе дә 1,8айда йөри башлаганнар. Дәү әти,дәү әниләрсез үстерсәк тә, икебез дә икешәр җирдә эшләсәк тә,көн төн чабып,телләрне асылындырып өйгә кайтып,өйдәге эшләрне эшләп,түгәрәкләргә йөртү,ашату,киендерү һ.б.һ.б ....үстеләр,барыбер үстеләр.... Камиль бик шуук иде, ә Айлинә киресенчә бик төгәл,җитди,тәртипне ярата торган!Ә Камиль аны тыңламый иде ???‍♀️? Аллага шөкер!Ничек кенә матди яктан да авыр булса да(төрле чаклар булгалады...)үсеп җиткәнен сизмичә дә калдык! Ә менә хәзер шундыйлар да сагынаааа бу чаклааары... Эээээхххх..... Кире кайтарыр идем бер көнгә генә булса да!Тотып сөяр идем рәхәтләнеп???????? Яратам!!! БИК БИК!!!@aylinochkaa @kam.black Булыгыз гына??????❤❤❤ P.s. Ә сез балаларыгызның шундый чакларын сагынасызмы?Алар сездә ничәү?Исемнәре ничек?Язып җибәрегез әле?,кызык бит?? #айгульлинар #айлинакамиль #аллагашөкер #сэламэтлектэнаермасын?? #бэхетлебулсынбалаларыбыз #кызымхэмулым #бэхетлэремминем #исапсызхисапсызрәхмәтРаббыма??

Публикация от Айгуль Бариева засл.артист РТ (@aigul_barieva)

 

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading