16+

Айгөл Бариева улы Камил турында : "Карыйм да елыйм"

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның Мәскәүдә ГИТИСта укучы улы Камил “Dabro” төркеме клибында төште. Әлеге төркем – Россия эстрадасының популяр төркеме, егетләрнең җырлары хит-парадларда югары урыннар яулап тора. 

“Улым Камил “Dabro” төркеменең “На часах ноль-ноль” исемле җырына төшерелгән клипта төп рольне башкара. Карыйм да елыйм. Бу – шатлык күз яшьләре. Яшьләребез сәламәт, көчле, матур, акыллы, ә иң мөһиме – мәрхәмәтле һәм кешелекле булып үссен иде. Минемчә, клип бик матур, якты килеп чыккан. Бигрәк тә дөньядагы хәзерге хәлләр фонында. Мондый рухтагы эшләрне күбрәк күрәсем килә. Балаларыбызның киләчәге якты, бәхетле, имин, сәламәт булсын”, - дип язган Айгөл Бариева.

Җырчы улын котлап: “Котлыйм, улым! Соңгысы булмасын!” - дип язган.

Без дә Камилне тәүге тапкыр клипта төшүе белән котлыйбыз. Киләчәктә илнең төп телеканалларында фильмнарда күрергә өметләнәбез! 

Сүз уңаеннан, “Dabro” төркеме егетләре – абыйлы-энеле Миша белән Ваня. Алар тумышлары белән Донецктан. Биш ел элек егетләр Казанга күченгән һәм биредә “Юность” җырын иҗат иткән. Шушы җыр белән алар танылды да инде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading