16+

Айгөл Хәйруллинаны урлаганнар!

“Болгар радиосы”нда “Сәхнәдәш” тапшыруын алып баручы Айгөл Хәйруллинаның социаль челтәрдәге аккаунтын урлаганнар. Әлеге социаль челтәр Россиядә тыелган булса да, күпләр анда махсус кушымта аша утыра.

Айгөл Хәйруллинаны урлаганнар!

“Болгар радиосы”нда “Сәхнәдәш” тапшыруын алып баручы Айгөл Хәйруллинаның социаль челтәрдәге аккаунтын урлаганнар. Әлеге социаль челтәр Россиядә тыелган булса да, күпләр анда махсус кушымта аша утыра.

“Сәхифәмне 2016 елдан бирле алып бардым. Анда радио тормышы, гаиләм, дусларым белән бәйле кадерле фото-видеолар бар иде. Барысы да юкка чыкты, кызганыч. Әлегә яңа аккаунт ачмый торам. Социаль челтәргә никадәр бәйле булуымны тикшерәсем килә. Сүз дә юк, мәгълүмат буенча бераз артта калырмын. Аның каравы газеталар укырга менә дигән мөмкинлек бу. Вакыт җитмәү сәбәпле киштәдә торган китапны да, ниһаять, укый башладым”, - ди Айгөл.

Айгөл Хәйруллинаның 20 меңнән артык язылучысы булган. “Аккаунтым белән бергә язылучыларымны да урладылар. 20 мең кем өчендер күп тә түгелдер, әмма язылучыларым бик актив иде. Бәлки аларга минем исемнән тузга язмаган хәбәрләр язалардыр. Берүк сак һәм игътибарлы булсыннар иде”, - ди Айгөл. 

Айгөл Хәйруллинаның тавышын ишетергә теләүчеләр аны “Болгар радиосы”нда тыңлый, ә күрергә теләүчеләр ТНВ каналындагы “Синнән миңа сәлам” тапшыруында карый ала.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading