16+

Айгөл Кыямова яңа туган кызына нинди исем сайлаган?

Татарстанның атказанган артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле биючесе, Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямованың икенче тапкыр әни булуы турында хәбәр иткән идек. Раил белән Айгөл кызларына бик матур исем сайлаган. Бу хакта Айгөл безгә үзе сөйләде.

“Ничә ел инде “Кызлар Пати” кызлары белән аралашабыз. Шушы төркемне оештырган Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән якын дусларга әверелдек. Бервакыт аңа кызы шалтыратты һәм ул “кызым, Айлинә” дип аның белән сөйләште. “Нинди матур исем! Айлинә! Әгәр икенче кызым булса, аңа һичшиксез Айлинә дип кушачакмын”, - дип уйлап куйган идем. Бу турыда гаиләмә әйткәч, алар да ошатты, берсе дә каршы килмәде. Безнең исемнәр кызык: Раил белән Ралинә – ра, ягъни кояш, ә без – Айгөл белән Айлинә – ай. Гаиләбездә ике кояш, ике ай”, - диде Айгөл Кыямова.
 
Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading