16+

Айгөл Нәбиуллина юл һәлакәтенә юлыккан

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина юл һәлакәтенә юлыккан.

Айгөл Нәбиуллина юл һәлакәтенә юлыккан

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айгөл Нәбиуллина юл һәлакәтенә юлыккан.

“Бу хәл кичә кич белән Мамадыш тракты урамында булды. Кызым белән салатка кирәк-яраклар алырга дип кибеткә генә чыккан идек югыйсә. Светофордан кузгалганда, борылышта машиналар бәрелешкән тавыш ишеттем һәм шул арада берсе машинама килеп бәрелде. Шулкадәр көчле бәрелде ки, хәтта машина берничә метр алга ыргылды. Кичә шок хәлендә йөреп бик уйламадым. Хәзер авырлыгын тоям. Үзебезгә берни дә булмады, Аллаһка шөкер. Машинага шактый зыян килде”, - ди Айгөл.

Авариядә барлыгы дүрт машина бәрелешкән. Гаепле кеше үз гаебен танымаган. Хәер, әлеге урында камералар бар, шуңа гаеплене ачыклау кыен булмас.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X