16+

Айгөл Шәйхетдинова: "Эш билгесез вакытка тукталды..."

Җырлы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар белән соңгы яңалыклары турында сөйләштек.

Айгөл Шәйхетдинова: "Эш билгесез вакытка тукталды..."

Җырлы гаилә Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар белән соңгы яңалыклары турында сөйләштек.

“Пандемиядә туктап торган эшләр экрен генә китте. Җәй буе туй-юбилейларда, төрле мәҗлесләрдә эшлибез. Яңа гына иҗат иткән “Туй җыры”н яздырдык. Никах-туйларга шушы җыр белән чакыралар.

Җәй башыннан мунча төзергә керешкән идек, төзелеш материалларына кинәт бәяләр күтәрелгәч, эш билгесез вакытка тукталды...

Быел ял итәргә беркая да бармадык. Җәй үзебез дә кызу һәм рәхәт булды. Үз йортыбыз белән яшәгәч, эш тә җитәрлек. Бакчада мәш килдек, уңыш күп булды, Аллаһка шөкер.

Ниһаять, сыйныфташлар очрашуы булды. Мәктәпне тәмамлаганга узган ел 20 ел иде, әмма пандемия аркасында очрашуыбыз бу елга кичектерелде. Бик күңелле утырдык, шундый җылы очрашу булды. Күбесе белән мәктәпне тәмамлаганнан бирле күрешкән юк иде. Минем өчен җылы истәлекле кичә булды”, - дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading