Шәһри Казан

Айгөл Шәйхетдинова: "Ришатның очрашып йөргән кешесе бар иде"

Гашыйклар көне уңаеннан үткәрелгән “Йолдызлы мәхәббәт” бәйгесендә 12 пар арасыннан Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар дуэты җиңү яулады. Бу уңайдан тиздән “Шәһри Казан”да җиңүче пар белән әңгәмә чыгачак. Әлегә Айгөл белән Ришатның танышу тарихын тәкъдим итәбез.

“2000 елда мәктәпне тәмамлагач, Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга кердем. Ул чакта Чаллыда Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендә “Сердәш” ансамбле бар иде. Мин килгәндә, ансамбльгә яңа состав җыялар иде. Без анда җырчы Эльмира Сөләйманова белән икәү кердек.

Берзаман сентябрь аенда Ринат абый Эльмира белән безне студиягә чакыртты, янәсе төркемгә Башкортстаннан яңа егет килә, танышырга кирәк. Килсәк, бөдрә чәчле, ябык гәүдәле егет синтезаторда үзе язган җырны үзе уйнап, үзе җырлап утыра. Ул Ришат иде. Беренче күрүдән үк күңелемә кереп калды. Ул да: “Беренче күрүдән гашыйк булдым сиңа”, - диде. Ләкин Башкортстанда аның йөргән кызы булган. Ул кыз белән араларын өзеп, минем белән очраша башлады.

Реклама

Ике ялга якын йөргәннән соң, юлларыбыз аерылды. Ришат Хәния Фәрхи төркеменә китте, мин Казанга юл тоттым. “Ядкәр” студиясендә, аннары Рәсим Низамов төркемендә эшләдем.

2008 елда Ришат шалтыратты. “Мин Хәния Фәрхидән киттем, үз концертларым белән йөри башладым. Миңа җырчы кыз кирәк, әйдә бергә гастрольләргә чыгабыз”, - дип үзенә чакырды.

Шулай итеп, яңадан йөреп киттек. 2009 елда Ришат үзенең туган көнендә кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 25 июньдә – никах, 1 августта туебыз булды. 21 ел буе бер-беребезне беләбез, 11 ел буе ир белән хатын булып яшибез. Улыбыз белән кызыбыз үсеп килә, Аллаһка шөкер”, - дип сөйләде Айгөл Шәйхетдинова.

Эльвира ШАКИРОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: