16+

Айсылу Хаҗиева “девичнигы”на чакыра

Җәй, билгеле булганча, туйлар сезоны. Пар балдаклар, озын-озын ефәк фаталар, мендельсонның туй маршы, йөзләрдәге бәхет яшьләре...

Айсылу Хаҗиева “девичнигы”на чакыра

Җәй, билгеле булганча, туйлар сезоны. Пар балдаклар, озын-озын ефәк фаталар, мендельсонның туй маршы, йөзләрдәге бәхет яшьләре...

Эххх! Күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерүче канатлар "Болгар радиосы"н да каплап алды. Августның нәкъ уртасында радио алып баручысы Айсылу Хаҗиева килен булып кияү йортына төшә. Бүген, 12 августта, Казанның Минск урамында урнашкан "Траттория" ресторанында аның кыз озату кичәсе, ягъни "девичнигы" була. Сәхнәдән популяр алып баручыны Илназ Бах һәм Илгиз Шайхразиев котлаячак. Йөрәкләрдә ялкын кабызучы Артур Фаляхов белән Ильмир Ямалов - әлеге кичәнең алып баручылары. Сезнең дә шәхсән Айсылу Хаҗиеваны шушы бәйрәме белән котлыйсыгыз киләме? Димәк рәхим итегез! 12 август, 22:00, "Траттория"!

Керү бушлай!

Дәртле көйләр, конкурслар һәм көтелмәгән бүләкләр.

"Болгар радиосы"ннан туйлар белән бәйле тагын бер күңелле яңалык. Яратылган парлар өчен моңарчы әле булмаган өр-яңа конкурс. Төп бүләк - "Болгар радиосы" алып баручыларыннан туй. Старт - 15 августта. Тулырак мәгълүмат bolgarradio.com сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading