16+

Айсылу Габдинованың әбисе Зоя: "Хәзер рәхәт яшәве, әмма күңелле түгел"

Бу пандемия вакытында артист-җырчыларның нинди генә һөнәрләрен күзәтмәдек. Бакчада да кайнаштылар, ашарга да пешерделәр, кош-корт һәм хайванга кадәр асрый башладылар. Җырчы Айсылу Габдинова исә үзенең “Нәнәй” “сериалы” белән танылып өлгерде.

Айсылу Габдинованың әбисе Зоя: "Хәзер рәхәт яшәве, әмма күңелле түгел"

Бу пандемия вакытында артист-җырчыларның нинди генә һөнәрләрен күзәтмәдек. Бакчада да кайнаштылар, ашарга да пешерделәр, кош-корт һәм хайванга кадәр асрый башладылар. Җырчы Айсылу Габдинова исә үзенең “Нәнәй” “сериалы” белән танылып өлгерде.

“Интервью алырга булдым, кинәт кенә! Һәм кемнән – әбиемнән”, – дип яза Айсылу инстаграмда. Үз әбиеңнән интервью алу икеләтә җаваплылык, үз кешең кайбер сорауларга елмаеп-көлеп, кулын селтәп тә җавап бирергә мөмкин. Ә менә Айсылу Габдинова әнисенең әнисе – Зоя әбисе белән махсус сөйләшеп утыра. Ихлас та, күңелдәгечә килеп чыккан.

“80 яшьлек, бөтен авылга танылган, хөрмәтле кеше ул. Тьфү-тьфү, сөбханалла! Кызыклы, катлаулы тормыш үткән. Нигә аның исеме Зоя. Ничек бер төн эчендә өч бала таптырган. Миңа җырлау сәләте, аннан күчкәнме?” – дип язган ул үзенең социаль челтәрендәге битендә.

Чынлыкта Зоя апа үзе бик үзенчәлекле кеше. Ул гомер буе фельдшер булып эшләгән. “Авыл табибы”на хәзерге кебек кабинетта гына утырырга туры килмәгән шул. Кирәк икән хирург та, кирәк икән гинеколог та булган. Иң мөһиме – аңа ышанганнар. Шулай булмаса 90нан артык баланың кендек әбисе булыр идеме икән? “Таш кебек, барыбыздан да акыллырак, кирәкле киңәшләрен биреп торучы, юатучы кешебез. Менә нигә исеме генә Зоя икән?” – дип сораганга, Зоя апа әти кешенең исем яздырырга барганда кушасы исемне онытуын әйтә. Ә авыл советында секретарь рус кешесе була. Үзгәртмәкче дә булган, тик, “исеме килешеп тора, Зоя авылда берәү генә” дигәннәр.

90га якын балага туарга ярдәм иткән кендек әбисе ничек шушы һөнәрне сайлаган икән? 
 – Үзем дә белмәдем. Бер иптәш кызыма 10 класстан соң ияреп киттем. Уфада укыдым. Яхшы укыдым, әле дәүләт имтиханын бишлегә тапшырдым. Эштә төрле чаклар булды, элек авыр иде бит, балам. Юл юк, кеше күп. Елына 70-80 бала туа, өчәр параллель класста укыйлар иде. Аларны карап үстерергә, прививка ясарга, алар белән эшләргә кирәк, – дип сөйли Зоя апа.

Ә бала тудыру тарихын сөйләгәндә ул бер төндә өчәр бала табырга булышуын сөйли. “Берсен тудыртасын, икенчесе авыл башындарак иде, аңа барганда, юлда өченченә булыштым. Үзем бала имезергә кайткан идем. Андый чакта балаларны әтисе карады, кайчак күршегә калдыра идем. Иң авыры бервакыт соңгылык чыкмагач булды. Китапта өйрәтелгәнчә эшләдем. Нык курыктым, канны туктатып булмый, Ходайның рәхмәте белән бөтенесен әйбәт тәмамланды”, – дип сөйли Зоя апа.

Яшьләргә Зоя апа сабыр, түзем булырга куша, юкка-барга игътибар итми, ачу саклау, үпкәләшү дигәнне онытырга кирәклеген әйтә. 
– Юкка да сөенеп, бар булганына канәгать, шөкер итеп яшәсәң була. Яшьләрнең иң зур кимчелеге – әти-әни канаты астында күп торалар. Аннан кыенлыкны авыр кичерәләр. Җиңел тормышта, әзергә генә яши күбесе. Чак кына авырлык килсә, җилгә иелеп төшәләр. Хәзерге яшьләр чыныгып үсми, – ди ул. 

Кендек әби сүзләренчә, хәзер кешедә акча бар, байлык бар, ихата тулы машина. Тик ял итүне дә, яланга чыгып утыруны да белмиләр.
– Бары берсеннән-берсе уздырып, машина-кием ярыштыралар. Бер-берсенә кермиләр, хәтта туганының хәлен дә белмиләр. Элек бер-берсеннән көнләшеп яшәү юк иде. Ял көннәрендә гаиләләр җыелышып яланнарга чыгабыз. Элек кыен иде яшәве, әмма рәхәт иде. Хәзер рәхәт яшәве, әмма күңелле түгел. Зур авыл бит инде, урамда кеше юк. Шәһәр халкы да ничек таш стенасында ята, авыл да өендә ята хәзер, – дип сөйли Зоя апа.

Менә шундый кызыклы кеше. Айсылу үрнәк күрсәтте. Әбиләрегез исән чакта сөйләтеп калыгыз. Әле Зоя апа ахырзаман турында да, егетләрнең 20 тиенлек билет алып кинога кертүләре турында да сөйли. Һәм матур итеп җырлый да. Бәлки Айсылуга моң әбисеннән дә күчкәндер?

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading