Шәһри Казан

Айсылу Лерон яңа эш урыны турында хәбәр итте

"Эшкә килгәндә, эшем бик ошый! Командабыз супер. Бик күп планнарыбыз, идеяләребез бар! Аларның барысын да якын арада тормышка ашырырга тырышачакбыз", - ди Айсылу.

Инстаграм битендә Айсылу Лерон "хәзер кайда эшлисең?" дип кызыксынучыларга җавап язган.

Реклама

“Дусларым, мин хәзер "ТӘРТИП"леләр рәтендә! Яңа FM ешлыкта чыга башлаган "ТӘРТИП" радиосында PR һәм SMM белән шөгыльләнәм. Кайберләрегез бу радионы инде күптәннән яратып тыңлый торгандыр (ул 2014 елдан бирле эшләп килә), кайберләрегез бәлки әле аның белән таныш та түгелдер... Ничек кенә булмасын, безгә кушылырга чакырам! Яңалыклар белән сезнең белән дә уртаклашып барырга сүз бирәм,” - дигән ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: