16+

Айваз Садыйров ТНВ каналына урнашкан!

Танылган алып баручы Айваз Садыйров ТНВ каналына эшкә урнашкан. Бу хакта ул үзе хәбәр итте.

Айваз Садыйров ТНВ каналына урнашкан!

Танылган алып баручы Айваз Садыйров ТНВ каналына эшкә урнашкан. Бу хакта ул үзе хәбәр итте.

“Бу көз янә яңалыклар алып килә минем тормышка.

Бүгенге көннән минем сакаллы, әмма үтә дә нурлы йөземне ТНВ каналында баручы "Манзара" тапшыруында күрсәгез, шаккатмагыз, яме.

Әле шуның артыннан ук чыгучы "Здравствуйте" тапшыруында урысчалап такылдап утырганымны күреп, телевизорыгызны тфьү-тьфү-тьфү дип өшкерергә дә ашыкмагыз.

Әйе, ТНВ каналында татар һәм урыс телләрендә чыгучы иртәнге тапшыру алып барырга чакырдылар мин бәгъзегезне. Үзем иртән авырдан уянсам да, халкымны уятып, яңа көнгә әзерләргә дигәндә, аяк - идәндә, будильник - 4.30да минем!

Беренче эфир - полет нормальный. Коллегаларым (шулай дип дәшү мәслихәттер инде хәзер) Ландыш белән Луизага рәхмәтем вә хөрмәтем зур! Алар белән бу эшкә кереп китү үтә дә җиңел булды. Һәр пәнҗешәмбе ТНВ каналында 6:00-9:00 очрашкаларбыз, Аллаһ боерса”, - дип язган Айваз.

Айвазга уңышлар телибез!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тынларга кунелле,оста алып барасын.шэт барлык караучылар кунеленэ хуш килгэнсендер.

    Мөһим

    loading