16+

Айваз Садыйров Яңа ел каникулларыннан нинди нәтиҗә ясаган?

Аныңча, хәзер котлауларның ихласлыгыгы юк.

Айваз Садыйров Яңа ел каникулларыннан нинди нәтиҗә ясаган?

Аныңча, хәзер котлауларның ихласлыгыгы юк.

Инстаграм сәхифәсендә Айваз Садыйров озын яллардан соң үзе өчен уйландыра торган нәтиҗәләр ясаган.
 “Яллар тәмам. Яңа ел каникулларында килгән берничә уй:
✨Ял көннәре күбрәк булган саен, планлаштырып куйган эш азрак эшләнә.
Ялларда эшләрмен дигән исемлек менә мондый иде, бүген, боларны эшләмичә, нәрсә эшләдем соң мин, дип башны кашып утырам.
Интернет кайбер әйберләрнең кадерен бетергән.
Әйтик, кинофильмнар. Элек "Ирония судьбы, или С легким паром" фильмын карау өчен халык бер ел (!) буе сабыр итеп кенә утыра иде. Барлык фильмнар белән шулай ук. Телевизордан кайчан күрсәтәләр – шунда карыйсың. Хәзер күңелең нинди фильм тели, кайчан тели – тот та кара. Болай иткәндә аның кадере, теләп, көтеп алуның магиясе беткән сыман. Әле шуңа өстәп чутсыз сайлау мөмкинлеге – кайсын карарга белмисең, барысы да кул астында бит!
Котлауларның ихласлыгыгы юк.
31 көнне "вастап"ларыбызга матур-матур открыткалар, котлау сүзләре килә. Тик нигәдер миңа алар, шаблонлы рәвештә, рассылка ватында тиешле исемннәр янына галочка куеп кына җибәрелгән кебек. Кемдер җибәргән картинканың "переслать" төймәсенә басып.
Мондый котлауларны кабул итү, гафу итегез, рәхәт түгел.
Күрүегезчә, озын яллар рәхәт тә, михнәт тә. Әллә ниләр килә башка”, – дип яза ул.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading