Азат Абитов тамашачы күңелен «Үткән көннәрне сагынмыйм», «Җәйнең кичләре», «Сиңа тагын мин бер киләм әле» җырлары белән яулап алды. Яшь җырчы Чувашиянең Батыр районы Шыгырдан авылында туып- үскән. Хәзерге вакытта Азат беренче зур сынавы - Казан концертына әзерләнә. 28 февраль көнне - Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе концертлар залында имтихан...
- Азат, тиздән тамашачыларга тәүге концертыңны тәкъдим итәсең. Шундый зур вакыйга белән котлыйбыз сине! Әзерлек эшләре ничек бара?
- Әзерләнгәнгә күрәдер инде, борчылырга вакыт юк. Көне җиткәч, сизелә башлый инде ул. Концерт татар моңы, халык җырларының үзенчәлекләрен саклап эшләнелде. Көчле музыкантлар төркемен җыйдык. «Сиңа тагын мин бер киләм әле» җырын бөтенләй башка яңгырашта ишетәчәксез. Ул саксофон белән дуэтта башкарыла. Концертымда иҗатташ дусларым Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов катнашачак. Остазым Венера Ганиева белән дуэт башкарачакбыз. Гомумән, минем өчен дә, тамашачы өчен дә зур яңалыклардан торачак бу концерт. Әйтик, миңа җырлаган вакытта тик басып торасың, дип әйтәләр иде, менә хәзер биергә өйрәнәм. Җиңел түгел, ләкин тырышам.
- Туган авылың Шыгырданда да концертың була бит.
- Әйе, иң беренче концертым, Алла боерса, 22 февральдә - Шыгырданда. Рәхмәт якташларга, билетларны берничә көндә алып бетерделәр. 23 февраль өстәмә концерт куйдык, анысына да билет бетеп бара инде, диләр. Шатланам да, дулкынланам да.
- Безнең редакциядә узган бер түгәрәк өстәлдә «продюсерга әтиеңә ышанган кебек ышанырга кирәк» дигән идең. Рифат Фәттахов белән сез чыннан да әтиле-уллы кебекме? Аның нинди киңәшләрен истә тотасың?
- Контракт төзегән вакытта, ул миңа бер сүз әйтте: «Нинди генә уңышка ирешсәң дә, тукталырга ярамый. Һаман үсештә булырга, алга барырга, эшләргә дә эшләргә кирәк», - диде. Мин шул киңәшне гел истә тотам. Ул миңа чыннан да әти кебек. Концерт булмаганда, миңа әтием көн саен диярлек шалтыратып, хәлемне сораша. Ә иҗат эшләремдә һәрвакыт Рифат абый белән элемтәдә торабыз. Бик күп эшләремдә ул миңа ярдәмче, төп терәк, ә кайвакытта пыр туздырып сүгеп тә ата. Әтиләр кебек инде!
- Җыр-моңга сәләтле, зур сәхнә дип хыялланучы егет-кызлар Ваһапов фестиваленә ничек эләгә ала? Үз мисалыңда сөйләп китсәң иде.
- Бу фестиваль минем күптәнге хыялым, ләкин анда катнашу өчен гариза бирергә гел соңга кала идем. Бер елны шулай Венера апа Ганиева оештырган «Сандугач-Соловей» бәйгесендә катнашырга туры килде. Шунда беренче турны да үтә алмыйча, төшенкелеккә бирелеп кайтып киттем. Әти-әнигә рәхмәт, үземдә янәдән ышаныч табарга алар ярдәм итте. «Бу әле җиңелергә сәбәп түгел», - дип, әти көн-төн репетицияләр ясатты. Тавышымны яздырып, Ваһапов фестиваленә җибәрдек. Минем бит әле ул вакытта музыкаль белемем дә юк иде, бәлки җиңәргә шул үзенчәлегем дә ярдәм иткәндер. Ә сәхнәгә омтылучы яшьләргә мин төрле конкурсларда үзләрен сынап карарга, чыныгырга, тәҗрибә тупларга киңәш итәм. Иң мөһиме - үзеңә ышанырга кирәк.
- Димәк, Ваһапов фестивале синең тормышыңда зур роль уйнады?
- Хәлиткеч, дип әйтсәң дә була. Уңышсызлыкларга очрагач, мин инде авылга кайтып китәргә җыенган идем. Ә менә Ваһапов фестивалендә зур уңышка ирешкәч, бигрәк тә Рифат абый хезмәттәшлек тәкъдим иткәч, үземдә ышаныч тойдым. Казанда мине Ваһапов фестивале алып калды.
- Синеңчә, бүгенге җыр сәнгатендә кем кемне тәрбияләргә тиеш: җырчы - тамашачынымы, әллә тамашачы - җырчынымы?
- Җырчы - тамашачыны. Рәшит Ваһапов та, халыкны җырчы үз артыннан алып барырга тиеш, дигән. Халык күп бит ул, фикерләр дә төрле. Үз кыйблаңа тугры булып калырга кирәк.
- Бүгенге көндә син бит Казан мәдәният институты студенты да әле.
- Әйе, профессиональ музыкаль белем алу - продюсерым Рифат Фәттаховның беренче шарты иде. Икенче югары белем булгач, Ваһапов фонды мине үзе түләп укыта. Профессор Венера Ганиева классында укыйм. Бу - бик зур бәхет тә, зур җаваплылык та. Венера Әхәтовна бик кайгыртучан һәм бик таләпчән кеше.
- Кем белән дуэт җырлар идең?
- Илсөя Бәдретдинова белән җырлыйсым килә. Безнең стильләр туры килә. Шәп дуэт чыгар иде. Мин инде аның тематикасын да уйлап куйдым. Ул авыр мәхәббәт турында булырга тиеш. Ирина Аллегрова белән Григорий Лепс җырлый бит әле, шуның кебегрәк.
- Кайвакыт миңа әрсезлек җитми дисең, мишәр егете әрсез була аламы инде?
- Үзем дә шаккатам (көлә). Гаиләдән, тәрбиядән дә киләдер. Дөрес, үземнекен бирми торган сыйфат бар миндә. Сәхнәдә дә, тормышта да әрсезлек кирәк. Тәҗрибә белән бу сыйфат та килер дип уйлыйм.
- Җырлаудан кала тагын нинди сәләткә ия булыр идең?
- Авыр сорау. Нәрсә телим икән мин?.. Бәлки, яхшы актер булыр идем. Соңгы арада бу бик кирәкле сыйфат.
- Гаиләң белән дә таныштырып кит әле.
- Әти район мәдәният йортында тавыш операторы булып эшли, баянда уйный. Әни мәктәптә музыка дәресе укыта, шулай ук музыка мәктәбендә баян дәресләре бирә, җырлый. Абыем да, сеңлем дә җыр-моңга гашыйк. Иң беренче булып, абый җырлый башлады, хәзер аның гаиләсе бар инде. Сеңлем фортепианода уйный. Мәктәптә эшләгәч, андагы концертларны оештыруны әни үз кулына ала. Мин дә кайтырга тырышам.
- Син бит әле футбол белән дә кызыксынасың. Уйнарга яратасыңмы, әллә караргамы?
- Биш елга якын футбол уйнамаган идем, хәзер кабат кайттым. Үзем дә уйныйм, приставкада да, телевизордан да күзәтеп барам. Фәнил һәм Илшат Вакказов, Газинур Фәйзуллин, Рамил Шәрәпов, Инсаф Бәдретдинов белән «Ак бүре» спорт комплексында атнасына ике тапкыр җыелышабыз. Җәй көне «Хезмәт резервлары» стадионындагы мәйданны арендалыйбыз. Футбол уйнап ял итәм. Күнегүләрне зарыгып көтеп алам. Мәктәптә укыганда баскетбол, волейбол уйнадым, кыска дистанцияләргә чабарга яраттым. Менә әле чаңгыда йөрергә хыялланам. Мин яшәгән җирдә чаңгычылар күп, кызыктыралар.
- Күбрәк акыл белән уйлап эш итәсеңме, әллә инде йөрәк кушканчамы?
- Күбрәк акыл, салкын баш белән эшләргә тырышам. Дөрес, кайвакыт хисләр дә өстенлек итә.
- Синең йолдызнамәңне укыган идем. Кәҗәмөгезләр тыштан кырыс, җитди кеше булып күренәләр, ә эчтән йомшак, сизгер күңелле кешеләр дип язылган. Бу дөреслеккә туры киләме?
- Әйе, дөрес әйтәләр. Тыштан күрсәтмәсәм дә, күп әйберне йөрәгемә якын алам. Дулкынланган вакытта күземә яшь килә. Концертыма әнине чакырган идем. Хәзер әни сүз әйтсә, еламасам ярар иде, дип куркам. Егетләр кызларга караганда да күбрәк елыйлар.
- Ә тәнкыйтьне күтәрәсеңме?
- Игътибар итмәскә тырышам, ләкин әйткән сүзләр турында уйлыйм. Тәнкыйтьнең дә төрлесе була бит. Әлегә миңа карата тәнкыйть сүзләре күп яңгырый. Белем булмагач, кемдер, дөрес җырламыйсың, ди. Сәхнәдә үз-үземне тотышымны да ошатмыйлар. Кайберләре, елмаймыйсың, селкенмисең, ди. Минем беркайчан да сәхнәгә, бу куплетны җырлаганда болай эшлим, бу мизгелдә болай эшлим, дип чыкканым юк. Күңелем ничек куша, сәхнәдә дә шундый мин.
- Җырчыларны, артистларны тамашачы әллә нинди бүләкләр белән шаккатыра, иң истә калган бүләк нинди иде?
- Иҗатымны күзәтеп баручы Әлфия апа Хәлиуллина миңа һәрвакыт «ВКонтакте»да матур шигъри сәламнәр яза. Туган көнемә рәсем ясап җибәргән иде. Бервакыт ул минем концертыма килгән. Башта танымадым үзен. Концертта беренче рәттә утыра иде. Шунда кулыма пакет сузды. Өйгә кайтып ачып карасам, анда зур итеп Азат Абитов дип үз куллары белән чигелгән сөлге тора. Ул бүләк миңа бик ошады. Әлфия апага аның өчен зур рәхмәт.
- Синең кебек егеттән мәхәббәт турында сорамасам, гөнаһ булыр. Очрашып йөргән кызыңның нинди ялгышын беркайчан да кичермәячәксең?
- Минем өчен иң зур авырлык - хыянәт. Аны берничек тә кичереп булмый. Ә башка нәрсәләр турында уртага салып сөйләшеп, аңлашып була. Намуслы, тугры кешеләрне яратам.
- Иң соңгы укыган китабың?
- Мин, гомумән, китап укырга яратам. Соңгы китабымны Мәскәүдәге гастрольләрдән алып кайттым. Кунакханәдә буккроссинг киштәсендә Валентин Сафоновның «Отряд особого назначения» дигән сугыш турындагы китабын ошатып укый башладым. Икенче көнне китәргә туры килде, ә китаптан өзелеп кенә булмый бит. Шунда администратордан сорап, үзем белән алырга булдым. Кечкенәдән Гарри Поттер өчен үлеп китәм, аның бөтен китапларын укып чыктым инде. Күптән түгел, яңа бүлеге чыгачак дип ишеттем, шуны укырга хыялланам. Күрше малай белән фантастика, комикслар укый идек. Минем күзаллау зур, рәхәт. Кемдер кино карап ял итә, ә мин - китап укып.
- Тормышыңда иң дулкынландырган мизгел?
- Ваһапов фестивалендә катнашу, Мәскәүдә Кремль залында чыгыш ясау. Булачак концертым да шундый вакыйга булыр дип ышанам.
- Башка җырчылардан аерылып тору өчен нинди булырга тырышасың?
- Үзем булып калырга тырышам. Башкалар белән үземне чагыштырганым юк.
Комментарийлар