16+

Азат Абитов Рәнискә: "Сиңа ышанып ярты йөрәгемне тапшырдым"

Ваһапов фестивале лауреатлары Гөлсирин Абдуллина белән Рәнис Габбазов Кыргызстанның Бишкек шәһәренә киткән. Азат Абитов ни сәбәпле бармаган икән соң?

“Безгә еш кына “җырчылар җибәрегез әле”, дип мөрәҗәгать итәләр. Без, үз чиратыбызда, артистларны тәкъдим итәбез. Әмма бу юлы Бишкек шәһәрендәге Сабан туена нәкъ менә Гөлсирин белән Рәнисне чакырдылар. Ни өчен аларны? Чөнки Гөлсирин белән Рәнис халык җырларын җиренә җиткереп башкару осталыгына ия, алар – татар милләтен, сәнгатен яхшы чагылдыручы халыкчан җырчылар. Әмма Азат та эшсез утырмый, ул башка чарада катнаша”, - дип җавап бирделәр безгә Ваһапов фондында.

Азат Гөлсиринне озатканда, Рәнискә: “Карап йөр инде, сиңа ышанып ярты йөрәгемне тапшырдым”, - дигән. “Борчылма, барысы да яхшы булыр”, - дип җавап биргән Азатка Рәнис.

Татарстан артистларын Бишкек шәһәрендә чәчкәләр белән бик җылы каршы алганнар. Үзебездә исә Ваһапов йолдызлары Лаеш, Балтач районнары Сабан туенда чыгыш ясаячак.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading