Шәһри Казан

Азат Абитовка тиз арада кыйммәтле дарулар кирәк

Азатның сентябрьдә башланган “маҗаралары” дәвам итә: күптән түгел аңа кыйбатлы уколлар ясатырга туры килгән иде. 

Хәтерләсәгез, аның футбол белән шөгыльләнгән чагында зарарлаган аягына операция ясаганнар иде. Азат ул вакытта: “Операция әйбәт үтте, ләкин табиблар көткәннән әз генә авыррак килеп чыкты”, – дигән иде. 

Тик, бер атнадан аякка басачаксың, дисәләр дә, ул ай ярым йөри алмаган. Сәбәбе – аяк бәйләвечләренең дә зарарлануында. 
– Аларга да зыян килүе операция вакытында гына билгеле булды. Операциядән соң хәлем көтелгәннән начаррак иде, – ди Азат.

Реклама

Нәтиҗәдә, Азатка кыйммәтле уколлар салдырырга туры килә. Хәзер инде хәлем яхшыра, ди ул:
– Уколлар кыйммәтле, тик ярдәме тими калмас. Сәхнәгә чыга алам, хәзер авыртулар да элеккечә көчле түгел кебек.

Әлегә Азатка артык физик нагрузкалардан читләшергә туры киләчәк. Белгечләр алты өй көтәргә киңәш иткән. Ә бер елдан соң тулысынча төзәлеп бетәчәк, дип ышандырганнар. 

Без исә Азатның тизрәк терелеп бетүен һәм мондый авырлыкларның башка килеп чыкмавын телик!

Эльвира Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (2)
Осталось символов:
  • 5 декабрь 2020 - 05:57
    Без имени
    Кыйммэтле дэ,кыйммэтле. Шулай инде жанына чир тисэ,кесэнэ талау тия дигэннэр борынгылар
  • 1 декабрь 2020 - 23:38
    Без имени
    Ой тугел наверное, ай кетерге.