16+

Азат Фазлыев: "Әни директор булганда, мине линейкага чыгарып сүктеләр"

5 октябрьдә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан татар артистлары укытучы булып эшләгән әниләре турында сөйләде.

Азат Фазлыев: "Әни директор булганда, мине линейкага чыгарып сүктеләр"

5 октябрьдә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үттек. Шул уңайдан татар артистлары укытучы булып эшләгән әниләре турында сөйләде.

Җырчы Азат Фазлыев: “Әнием укытучы да, директор да булды. Математика, физика, геометрия фәннәрен укыта иде. Мине бар укучылар белән бертигез күрде. Әни директор чагында мине хәтта линейкага чыгарып сүктеләр. Әнинең: “Фазлыев, ник алай иттең?” – дип сораганын әле дә хәтерлим. Әни заманында мәктәпкә зур спорт залы төзетте. Ул вакытта, күрәсең, дәүләттән ярдәм бик булмагандыр, ә мәктәпнең акчасы юк. Әни үзе иганәчеләр табып, эшне төгәлләгән иде. Әнием белән бик горурланам! Урының оҗмах түрендә булсын, әни!”

Җырчы Алия Исрафилова: “Әнием пенсиягә чыкса да, мәктәптә эшләвен дәвам итә. Былтыр сәламәтлекне яхшыртыйм, арылды, оныкларга күбрәк вакытымны бирермен, дип бер ел укытмыйча торган иде. Быел исә бер мәктәп директоры: “Фәйрүзә Салихҗановна, ял итеп аргансыздыр, бездә биология укытучысы итеп бары тик сезне генә күрергә телим”, – диеп мәҗбүриләп диярлек эшкә чакырды. Алданрак эшләгән гимназиядәге коллектив та әнине онытмый, бәйрәмнәренә чакырып торалар. Әниебез белән без бик горурланабыз”.

Җырчы Гүзәлем: “Әнием – Фәридә Шиһапова 30 елдан артык башта Азнакайда, аннары Әлмәттә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытты. Мәктәптә, көллияттә, техникумда – кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт һөнәренә тугры булды. Әни турында миңа әле дә: “Иң яхшы татар теле укытучысы иде”, – дип язалар. Чынлап та, әни бөтен җанын биреп эшләде. Бервакыт аның ачык дәресендә булырга туры килде. Укучыларына барысын да аңлаешлы, үтемле итеп гади телдә аңлатып бирүенә таң калган идем. Азнакайда яшәгәндә, мине дә укытты”.

Җырчы Айсылу Габдинова: “Әнием Зилә 116нчы лицейда 25 ел татар теле һәм әдәбияты фәнен укыта. Башта Уфада гимназиядә 2 ел рус теле һәм әдәбияты укыткан иде. “Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен” дигән күкрәк тамгасы, бик күп Мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Яңа технологияләр кулланып, бик кызыклы итеп татар теле укыта. Укучылар дәресләренә бик яратып йөри, ата-аналар да яхшы сүзләр генә әйтә. Әни мине дә бераз укытты,  миңа аннан гел эләгә иде”.

“Мәйдан” каналы алып баручысы Алисә Җамалиева: “Әнием – Асия Җамалиева Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылында 40 ел математика белән информатика фәннәрен укытты. КДПУның физика-математика факультетының математика бүлеген тәмамлаган, аннары информатикадан өстәмә белем алган. 2000 елдан бирле безнең өйдә компьютер бар. Әни – бик гадел, зирәк укытучы. Кемнең математикага хирыслыгы, башы бар, аны сизеп, үсендереп, өстәмә дә укыта иде. Декрет ялында да озак утырмаган, мәктәпкә чакыртканнар. Мине табарга да имтихан алып бетергәннән соң гына киткән. Безне дә укытты. Класста башкалар белмәсә дә, гел миннән сорый, орыша иде. Мин һәр дәрескә әзер килергә тиеш идем. “Үз балам белмәсә, башкалардан ничек тәлап итәргә тиеш?” – дия иде. Быелдан әни лаеклы ялда. Шушы көннәрдә аңа “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде”.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading