16+

Азат Фазлыев: «Яшәтеп булмады әнине»

Кызганыч хәбәр: озак авырудан соң Азат Фазлыевның әнисе үлгән. Җырчы инстаграмында болай дип яза:

Азат Фазлыев: «Яшәтеп булмады әнине»

Кызганыч хәбәр: озак авырудан соң Азат Фазлыевның әнисе үлгән. Җырчы инстаграмында болай дип яза:

"Яшәтәсе килде сине, әни. Тик булмады. Син дөньяда иң сабыр, көчле, мәрхәмәтле әни. Яратабыз сине. Гафу ит, тырыштык. Ләкин киттек. Тыныч йокла, әнием".

Азатның авыр кайгысын уртаклашабыз. Барлык якыннарына сабырлык телибез.

Азат әле көз айларында, әнисе авыруны җиңеп чыгачагын белеп, аның турында илхамланым сөйли иде. Тик, кызганыч, авыру көчлерәк булып чыкты...

"Минем әнием – көчле кеше. Бик күп еллар математика, физика, геометрия фәннәре укытучысы булып эшләде. Аннары, мәктәп директоры вазифасын да башкарды. Мәктәпне яхшы якка үзгәртер өчен бик тырышты. Хәтта яңа бина да салдырды. Ләкин аннары, арыныпмы, әни дәваханәгә ятты. Нәрсә белән авырганын белмиләр, тикшерәләр...
Шул чакта минем “Зәңгәр чәчәк” дигән җырым чыккан иде. Ул җыр махсус әнинең туган көненә язылган иде. Әни яшь чагында бу җырны бик яраткан. Әле дә хәтердә, тәүге сольный концертымда бу җырны башкаргач, әни чәчәкләр бүләк итте.
Әни дәваханәгә ятса да, без эшебезне дәвам иттек, чөнки эшләмичә булмый. Бер зур абзый әнисенең юбилеена чакырды һәм нәкъ шул “Зәңгәр чәчәк” җырын башкаруымны үтенгән иде. Шушы җырны җырлар алдыннан миңа табиблар шалтыратып, әнидә яман шеш икәнен хәбәр итте. Иң күңел тулган чак, иң авыр чак шул булды...
Аллага шөкер, әнинең көче белән, без – өч баласы тырышлыгы белән бу авыруны җиңеп чыктык. Ул чакта табиблар: “Йөреп тә тормагыз, әниегез исән калмыйчак”, - диделәр. Әмма без бар да яхшы булуына ышанабыз. Күңел ышана..."

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ауыр туфрагы жинел булсын

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыннары ожмахта булсын,эниегезнен.чак укыган идем эле ,операция ясадылар диеп...эх чир сорамый шул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыр туфрагы жинел булсын,калганнарга сабырлык бирсен ходаем.

        Мөһим

        loading