16+

"Бик Шәп Мәйдан": үзешчәннәр һәм танылган артистлар - бер сәхнәдә!

Кем генә телевизордагы атаклы артистларны якыннан күрергә хыялланмый икән?! Әле алар белән бер сәхнәдә дуэт та җырласаң! “Мәйдан” музыкаль телеканалы теләсә кемнең хыялын чынга ашыра. Дөресрәге, җырларга сәләте һәм теләге булганнарның.

"Бик Шәп Мәйдан": үзешчәннәр һәм танылган артистлар - бер сәхнәдә!

Кем генә телевизордагы атаклы артистларны якыннан күрергә хыялланмый икән?! Әле алар белән бер сәхнәдә дуэт та җырласаң! “Мәйдан” музыкаль телеканалы теләсә кемнең хыялын чынга ашыра. Дөресрәге, җырларга сәләте һәм теләге булганнарның.

Халык арасыннан чыккан талантларны танытучы “Бик Шәп Мәйдан” бәйгесе быел икенче тапкыр үткәрелде. Проектның продюсеры - "Мәйдан" каналы җитәкчесе Диана Рифхәт кызы Сафиуллина. Җиңүчеләрнең исемлеге белән ай башында таныштырган идек. Беренче (Гөлнәзирә Талипова), икенче (Фирдисә Мифтахова), өченче урын (Мансур Талипов) ияләренә телевизорлар, финалистларга истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Бу көннәрдә “Мәйдан” каналында җиңүчеләрне тәбрикләү концерты узды. Быелгы “Бик Шәп Мәйдан” концертының үзенчәлеге шунда – кайбер финалистлар дәрәҗәле артистлар белән дуэт башкарды. Әйтик, Гөлгенә Локманова - Бәширә Насыйрова, Гөлинә Имамиева – Искәндәр Биктаһиров, Лариса Авзалова – Миңгол Галиев, Эльмира Галимова – Винера Ганиева белән дуэт җырлады.

Махсус кунаклар арасында Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Газинур Фарукшин, популяр автор башкаручы, продюсер Гүзәлия, танылган җырчы Марат Фәйрушин, яңа дуэт Нәркис Зиннәтуллин белән Азалия Яфясова бар иде. Баянчылардан Илфат Шәехов белән Ильяс Шәрипов килде. Концертны Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин белән журналист Эльвира Шакирова алып барды.

Шуны да әйтергә кирәк, Гүзәлия “Бик Шәп Мәйдан” бәйгесенең беренче сезонында катнашкан өч башкаручыларга өр-яңа җырлар иҗат итте. Шулай итеп, икенче сезон концертында Ләйлә Сибгатуллина, Фидалия Зәкиева, Илназ Әгъләметдинов чыгышларын да күреп булачак. Кем белә, бәлки бу җырлар аларга эстрада сәхнәсен яуларга ярдәм итәр? 

“Бик Шәп Мәйдан” бәйгесендә быел да 100ләп катнашучы булды. Алар Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән. Иң яшь катнашучы Чаллы кызы Айсылу Ишалинага – 15 яшь. Ул да “Мәйдан” каналының махсус бүләгенә ия булды. Башкаручылар арасында төрле һөнәр ияләре бар – завод эшчесе, укытучы, аш-су остасы һ.б. 

Тиздән “Бик Шәп Мәйдан” бәйгесенең өченче сезоны старт алачак! Анда катнашу өчен җырлаганыңны видеога төшереп, Инстаграмга урнаштырырга кирәк булачак. Кыскасы, “Мәйдан” каналын күзәтеп барыгыз.

Винера Ганиева, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты: “Искиткеч талантлы тавышлар бездә!  Бүген “Бик Шәп Мәйдан” бәйгесе катнашучылары һәвәскәр җырчы булуларына карамастан, шуның кадәр күңелләрен һәм җаннарын биреп җырлыйлар... Уку белән белемнәрен арттырып, зур сәхнәләргә аяк бассалар, мин шат кына булыр идем”.

Миңгол Галиев, Татарстанның халык артисты: “Беләсезме, халыкта “Ил яшәр моң белән” дигән гыйбарә бар. Аның эчтәлеге бик тирән. Моң ягымлы авазы белән милләтне яшәтә. Тыңлап тордым бүген, шундый ягымлы итеп җырлыйлар! Алар бит беркайда да укымаган. Профессионаллар үрнәк алырлык! Бүгенге очрашу миңа бик кадерле булды”.

Бәширә Насыйрова, Татарстанның халык артисты: “Бәйге миңа бик ошады. Ни өчен дигәндә, төрле төбәкләрдән җыелган җырчылар халык җырларын башкаралар. Чын мәгънәсендә халыкчан итеп җырлый беләләр икән дип шатландым бүген. Безнең тамашачыбызга бик кирәкле вакытта шундый бәйгеләр оештырганы өчен “Мәйдан” каналына рәхмәт. Үзебезнең милли моңнарыбызны күбрәк яңгыратсак иде”.

Газинур Фарухшин, Татарстанның атказанган артисты: “Чынлап та, бик шәп бәйге бу. Моны һәрдаим оештырып торырга кирәк. Арада бик көчле тавышлар бар. Һәр кеше үзен бик көчле җырчы дип тоя, анысы да бар. “Җырлагач, җырны ярата” дигән сүз бар, ә “Бик Шәп Мәйдан”да халык җырлары яңгырый. Шуңа күрә аның катнашучылары да - халык катнашучылары”.

Искәндәр Биктаһиров, Татарстанның халык артисты: “Иң элек, катнашучылар профессиональ җырчы булмавын исәпкә алыйк. Алар чын үзешчәннәр. Безнең сыман артистларның монда чыгыш ясавы аларга тагын да дәрт өсти дип уйлыйм. “Бик Шәп Мәйдан” бәйгесе берничә баскычка менү, халыкка күренү мөмкинлеге бүләк итә. Кем белә, бәлки “Бик Шәп Мәйдан” аша бүгенге катнашучылар профессиональ артист сафларын тулыландырырлар”.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading