16+

Блогер Рүзәл Минһаҗев: «Егетләрнең өметләре - без...12нче тапкыр юлга кузгалдык»

Үзенең хәйриячелек эшчәнлеге белән Татарстанда мәгьлүм блогер, җырчы Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Мөслим егете Рүзәл Минһаҗев чираттагы тапкыр юлга кузгалды.

— Хөрмәтле халкым! Сезнең ярдәм белән, егетләребезгә кирәкле әйберләр даими рәвештә җыелып килә, Аллаһка шөкер. - дип сөйләде безгә Рүзәл үзе. — Хәзер инде юлны күтәрәсе калды. 12нче тапкыр юлга кузгалдык, махсус хәрби операциядәге егетләребез янына. Барыр юл ерак, керәсе җирләребез күп. Җырчы Фирдүс абый Тямаев та һәрдаим булышып, акчалата ярдәм итеп тора. Әле юлга чыгар алдыннан да, чираттагы концерттан җыелган акчаның бер өлешен егетләребез өчен бирде. Аңа һәркем исеменнән рәхмәтемне җиткерәм. Шундый ярдәмчеләребез булганда, без тагын да канатланып, тырышып солдатларыбызга булышуыбызны дәвам итәбез. Ватс аппта "Без бергә" дигән төркемебез бар. Анда барлык битараф булмаган тарафдарлар җыелган. Кайда бердәмлек - шунда җиңү.
Егетләрнең өметләре - без...
Без бармасак - аларга җиңел түгел...
Без - бердәм милләт!!!
Алар - безнең тынычлыкны саклый...
Алар - безнең егетләр!!!
Аңа хәерле юллар телик. Рүзәл барчабызга да үрнәк булып тора.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading