16+

"Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясе: онлайн концерт җанлы була аламы?

Дөресен әйтим, концертны залда карау белән экран аша карауның аермасы зур. Артистлар әзерләнүен күреп, үзләре белән аралашып, гомумән, сәхнә арты тормышын күзәтеп репортаж язу күпкә кызыграк. Хәерлегә булсын, быел мин онлайн тантананы иң шәп урында - телевизор каршында тамаша кылдым.

"Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясе: онлайн концерт җанлы була аламы?

Дөресен әйтим, концертны залда карау белән экран аша карауның аермасы зур. Артистлар әзерләнүен күреп, үзләре белән аралашып, гомумән, сәхнә арты тормышын күзәтеп репортаж язу күпкә кызыграк. Хәерлегә булсын, быел мин онлайн тантананы иң шәп урында - телевизор каршында тамаша кылдым.

Казанның “Пирамида” концерт залында "Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды. Тарихта беренче тапкыр әлеге тамаша онлайн форматта узды. Тамашачы аны ТНВ каналында туры эфирда карады.

Онлайн булганга күрәме, концерт корырак, сүлпәнрәк кебек тоелды миңа. Гадәти концерт кебек булды диимме соң... Башка вакытта артистлар да тамашачы белән исәнләшә иде, зал белән элемтә, җылылык бар иде. Халык булмагач, анысы да юк. Моңсу җырлар күп булды быел. Ә күңел, киресенчә, дәртле җырлар теләде.

Сәхнә бизәлеше елдагыча: буыннарны тоташтыручы күпер. Телевизор аша сәхнәнең бөтен матурлыгы күренми. Иманым камил, залда ул бөтенләй башка төрле күренер иде. Сүз уңаеннан, утлар күзне чагып, концертны карарга комачаулады. Болгарлылар ел да тамашаны бертөрле башлый: алтын костюм кигән тылсымчылар зал буйлап килә дә, сәхнәгә “Алтын йолдыз” сынын алып менә. Оештыручылар үпкәли күрмәсен, тик тантанага яңалык кертергә вакыт. Монда күп нәрсә режиссердан тора, билгеле. Кыскасы, тантанага яңа сулыш бирергә кирәк.

Алып баручылар турында социаль челтәрдә зур бәхәс купты. Егетләр Илфар Кәримов белән Рөстәм Гайзуллин – алыштыргысыз алып баручылар! Аларга тиңнәр юк, үз эшенең чын осталары. Ни өчендер “Болгар радиосы” ел да яңа хатын-кыз алып баручы эзләп интегә. Ни өчен радио шундый зур һәм дәрәҗәле чарага үзенең алып баручыларын чыгармый? Быел “Мисс Татарстан-2017” исеменә лаек булган Зөлфия Шәрәфиеваны сайлаганнар. Минем элек тә әйткәнем булды: әгәр хатын-кыз ир-аттан озынрак икән, бу бик сәер күренә. Хәтта озын буйлы Илфар да кечерәеп калган. Зөлфиянең сөйләм буенча тәҗрибәсе бөтенләй юк. Бәлки ялгышамдыр, ләкин ул үзе дә бирегә эләгүенә аптыраган кебек тоелды. Егетләр белән бер дулкында була алмады. Мөхтәрәм оештыручылар киләсе елда мондый “эксперимент”ларны кабатламасын иде. 

“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы - авторларны бүләкләүче бердәнбер чара. Менә моңа кадәр бу турыда уйлаганым булмады. Ә бу юлы игътибар иттем: чакырылган, ә аларның кайберләре ерактан ук килә, авторларга да сүз әйттерергә кирәк. Сәхнәдә ике секунд торалар да, кереп китәләр. Мәсәлән, мин аларны да ишетергә теләр идем. Әллә ничек булды, кызгандым...

Татарстанның халык артисты Мәсгуть Имашевны зурлаганнар. “Татар эстрадасы легендасы” исеменә лаек булды ул. Афәрин! Хәтерләсәгез, узган ел бу номинациядә мәрхүм Рафаэль Ильясов бүләкләнде. Номинацияләргә аерым тукталырга, төпченергә теләмим. Күбесе белән килешәм. “Кабатланмас тавыш” иясе Артур Исламовның чыгышын аерып үтәр идем. Ул җырлаганда, үзенә күрә бер рәхәт мохит барлыкка килде. 

Тантананың музыкаль продюсеры Ленар Кәшәфетдинов әйтүенчә, “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелендә үз урынын тапкан җырчыларны һәм җырларны барлап алтын фондка кертү. “Премиягә зур популярлыкка ия булган җырчылар, яңа гына сәхнәгә ныклы адымнарын ясый башлаган яшь башкаручылар, “Кайнар хит” проектында җиңеп чыккан яңа йөзләр ия булды. Быел барлыгы 30 номинант “Алтын йолдыз” белән бүләкләнде”, - ди Ленар Кәшәфетдинов.

Гомумән алганда, "Болгар радиосы" тырыша, эшли. Әнә премияләргә бик исе китмәгән Фирдүс Тямаевны да чакырганнар. Соңгы елларда Фирдүс үзе теләп беркая да катнашмады. "Алтын йолдыз" сыны да үзгәргән быел. Тагын да затлырак күренде. Моңа өстәп, быел тамашада IPHONE 12 уйнаттылар. Аны отар өчен биш мең кеше смс юллаган булып чыкты. Җиңүче дип табылган Казан кызы Лилия очраклы рәвештә сайланды. Алып баручылар турыдан-туры трансляция барышында аның белән элемтәгә кереп, сөенечле хәбәрне җиткерде. Лилия өчен үзем дә шатланып куйдым.

"Болгар радиосы" VIII Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы Фирдүс Тямаевның “Ялгыз торна” җыры белән тәмамланды. Дөрес, аннан соң “Болгар радиосы” гимны яңгырады. Тик “Иң дәртле җырчы” исеменә лаек булган артисттан дәртле җыр ишетәсе килгән иде.

Кызганыч, тантанада Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Элвин Грей, Әнвәр Нургалиев булмады. Гүзәл Уразовага да “Алтын йолдыз” бирелергә тиеш булган һәм ул аңа тапшырылачак. Шушы көннәрдә әни булырга җыенган Гүзәл “Пирамида”га килә алмаган. Шулай да видеоэлемтә аша булса да, сәламнәрен юллады.

Сүземне төгәлләп, шуны әйтәсе килә: мондый дәрәҗәдәге мөһим тантананы тамашачы белән үткәрү отышлырак та, кызыграк та, җанлырак та булыр иде. Тамаша залын 50 процентка гына булса да тутырып дим. Киләсе елда "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасын тулы зал белән яңа форматта күрергә насыйп булсын.


Лауреатлар исемлеге:

1. Фирдүс Тямаев “Иң дәртле җырчы”
2. Нәфкатъ Нигъмәтуллин “Халык мәхәббәте”
3. Ришат Төхвәтуллин “Иң затлы җырчы”
4. Алсу һәм Азат Фазлыевлар “Иң үзенчәлекле дуэт”
5. Винарис Илъегет “Иң тынгысыз җырчы”
6. Зөфәр Хәйретдинов “Үлмәс хит”
7. Илсөя Бәдретдинова “Иң креатив җырчы”
8. Рифат Зарипов “Иң максатчан җырчы”
9. Ринас Әхмәтов “Иң романтик җырчы”
10. Зәйнәб Фәрхетдинова “Халык мәхәббәте”
11. Зинира һәм Ризат Рамазановлар “Иң халыкчан дуэт”
12. Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов “Елның гаилә дуэты”
13. Ришат Фазлыйәхмәтов “Үзенчәлекле моң”
14. Айдар Рәкыйпов “Өметле җырчы”
15. Раяз Фәсыйхов “Иң хисле җырчы”
16. Динара Ряхимова “Иң лирик җыр”
17. Зәринә Хәсәншина “Ел ташкыны”
18. Алия Карачурина “Иң лирик җырчы”
19. Анастасия Макарова “Яңа исем”
20. Гүзәлем “Иң эзләнүчән җырчы”
21. Азалия Зиннәт “Иң заманча җырчы”
22. Ильмира Нәгыймова “Иң романтик җырчы”
23. Гүзәл Уразова “Тамашачы мәхәббәте”
24. Мәсгут Имашев “Татар эстрадасы легендасы”
25. Филүс Каһиров “Иң моңлы җырчы”
26. Артур Исламов “Кабатланмас тавыш”
27. Илнар Миранов “Заманча яңгыраш”
28. Эльмира Кәлимуллина “Йөрәкләргә үтеп кергән җыр”
29. Винера Ганиева “Иң зәвыклы җырчы”
30. Гүзәл Идрисова һәм Илназ Баһ “Иң романтик дуэт” 

Эльвира ШАКИРОВА

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading