Шәһри Казан

«Болгар радиосы» милли музыкаль премиясе белән җырчылар гына түгел, ә автор һәм продюсерлар да бүләкләнде

Узган атнаның шимбәсендә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы гөрләп узды. Тамашаны «Болгар радиосы»ның алты ди-джее алып барды. Алар икешәр пар булып, «яшьләр» (Илфар һәм Айсылу), «урта буын» (Рөстәм һәм Айгөл) һәм «ветераннар» (Фаил һәм Дилбәр) амплуасын башкарды.

Концертның төп яңалыкларының берсе - башка җыр тамашаларыннан аермалы буларак, җыр авторларын сәхнәгә чыгарып котладылар. Фирзәр Мортазин, Айдар Тимербаев, Эльмира Җәлилова һәм башка авторлар берьюлы берничә бүләккә ия булды. Әлеге кунак­лар арасында Сарманнан килгән Вәсимә Хәйруллина да бар иде. Ул иҗат иткән «Дәшмәгез» җырын Илсөя Бәдретдинова башкарды. Әлеге җырга төшерелгән клип «Иң яхшы клип» номинация­сендә җиңүче дип табылды. Көй авторы Ләйсән Мәхмүтова әйтүенчә, җыр­ның сүзләре тирән мәгънәле, зур кичерешләрне тасвирлап биргән, шуңа күрә музыкасы да үзеннән-­үзе агылып киткән, көй язуы да авырлык тудырмаган.

Кунаклар дип әйткәндә, тамашада Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимов та чыгыш ясады. Сәхнәдә, өлкән яшьтәге легендар җырчылар белән беррәттән, яшь һәм урта буын артистларын да күрергә мөмкин иде. «Каеннарым» җыры белән халык мәхәббәтен казанган «Артур-Марат» дуэтын да тамашачы көчле алкышларга күмде.

- Әлеге җыр чагыштырмача иске булса да, халык аны бик яратты. Роберт Миңнуллин һәм Урал Рәшитовның иҗат җимешләрен үзебез дә аеруча яратып башкарабыз. Аннан соң концертны оештырган, аны тамашачыга тәкъдим иткән һәр кешегә зур рәхмәт. Оештыру мәсьәләсенә бер дә тел-теш тидерерлек түгел. Сәхнә бизәлеше дә, артистларны тәкъдим итү дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде, - диде Артур Минһаҗев.

Реклама



Елына бер тапкыр була һәм шундый зур масштабта үткәрелә торган тантанада продюсерлар да читтә калмады. Моңа кадәр булган фестиваль-тамашаларда аларны котлаганнары юк иде әле. Шуны искә алып, «Алтын йолдыз» сынына ия булган Рифат Фәттахов:

- Бу тарихи вакыйга, ­ чөнки моңарчы продюсерларны гел яманлыйлар гына иде, ә бүген сәхнәдән котлыйлар, - дип шаяртып та алды.


Шамил Абдюшев фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 ноября 2017 в 23:11
    Туган телебезне саклыйк!
  • Ратушада геройларны котладылар
  • “Болгар радиосы” V Милли музыка премиясен тапшыру тантанасы
  • «Үзгәреш җиле»ннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Горки-Әмәт урман паркында Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу
  • Дәүләт Советы сессиясендә
  • Казан кичләре
  • Казандагы балалар бакчасында «Балачак китапханәсе» ачылды
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты башланды
  • «Миркәй белән Айсылу» спектакленнән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Тибет медицинасы табиблары «Шәһри Казан»га кунакка килде
  • 11 декабря 2017 в 16:46
    «Батырлыкка һәрчак урын бар!»
    Бүгенге көндә Татарстанда утыз алты Ватан герое яши. Аларның һәркайсы илнең ныклыгы, ииминлеге һәм үсеше өчен тырышкан фидакарь затлар. Араларында Ватан өчен гомерләрен кызганмаучылар да бар.
    62
    0
    0