16+

Әбри Хәбриев: “Ул кире кайтмаячак”

Юмор остасы Әбри Хәбриев грандиоз яңалыгы белән уртаклашты.

Әбри Хәбриев: “Ул кире кайтмаячак”

Юмор остасы Әбри Хәбриев грандиоз яңалыгы белән уртаклашты.

“Быел җәй авылда ял иттек. Әкренләп яңа концерт сезонына әзерләнәбез. Дустым Айдар Галиәскәров белән яңа видеопроект өстендә эшлибез. Бу ютуб-сериал булачак. Әлегә исеме билгесез. Берничә вариант арасыннан сайлап алырга кирәк. Айдар белән икәү төшәчәкбез. Төшерү эшләрен якын арада башларга исәп, Алла боерса. Билгеле бер сценарий буенча яки төрле образларга кереп скетч формасында эшләячәкбез. Сценарийны, билгеле, үзебез язабыз. Бәлки бу эшкә дус егетләрне дә чакырырбыз. Әлегә уйланулар, фикерләр бара”, - ди юмор остасы Әбри Хәбриев.

Әбридән “Рәвешләр” юмор төркеме турында да сорадык. “Сораучылар бик күп. “Кабат булачакмы?” - дип еш сорыйлар. Әлеге проект ябылды. Ул кире кайтмаячак, эшлисен эшләде дип уйлыйм. Бер ябылган әйберне кабат ачу кирәк түгелдер дип саныйм”, - диде Әбри.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading