Шәһри Казан

"Бу даруны бит авырлылар гына эчә!"... Алсу Фазлыева йөкле икәнен Азатка ничек хәбәр иткән?

Белүебезчә, пандемия татар эстрадасына уңай йогынты ясады - бик күп артистлар хәзер бәби көтә. Шуларның берсе - эстрадабызның моңлы сандугачлары - Алсу һәм Азат Фазлыевлар...

Белүебезчә, пандемия татар эстрадасына уңай йогынты ясады - бик күп артистлар хәзер бәби көтә. Шуларның берсе - эстрадабызның моңлы сандугачлары - Алсу һәм Азат Фазлыевлар.

Алсу йөкле икәнен Азатка ничек хәбәр иткән? Моның хакта алар бүген Инстаграмында сөйләде.

"Йөкле икәнемне икәнне Азатка ничек хәбәр иттем? 😳

Мин бу күңелле яңалыкны Азатка әйтмичә, сюрприз әзерләргә йөрим. Болай да уйлыйм, тегеләй дә... Шаккатырасы килә бит!

Реклама

Ә үзем авырлы икәнемне шундук сиздем - организмда үзгәрешләр озак көттереп тормады. Азатка әйтми табибка бардым, ул УЗИ ясады һәм дарулар язып бирде. Өйгә кайттым, Азатның эштән кайтканын көтәм. "Кайтышлый аптекага кереп, шушы даруны ал әле", - дип йомыш йөкләдем аңа. Азат аптекага керә, ә анда... акылын югалта яза!!!

Дәвамын Азат үзе язды. Аңа кереп укыгыз 👉"

"АЛСУ АВЫРЛЫ ИКӘНЕН ӘЙТМИ ЙӨРДЕ 😱

Беркөнне эштән кайтканда Алсу шалтырата: "Матурым, аптекага кереп бер дару гына ал әле", - ди. Ярар, кердем. Аптекарша апага нинди дару кирәк икәнен әйттем. Ул миннән: "На какой неделе беременности?" - дип сорый. "В смысле?" - мин әйтәм... Шок хәлендә калдым! Даруның бөтен булган вариантын алдым да, өйгә  кайттым. Балалар янында сорамыйм дип, Алсуны ашсу бүлмәсенә алып кердем. "Бу даруны бит авырлылар гына эчә!" - дип әйттем. "Мин бит авырлы!" - ди Алсу шулчак.
А дальше нәрсә булганны уже хәтерләмим...
Мин - бәхетле!"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: