16+

Чәчкә җырчы булганчы кайда эшләгән?

Татар эстрадасының популяр артисты Чәчкә сәүдә өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу уңайдан җырчы тормышында булган мөһим вакыйганы сөйләде.

Чәчкә җырчы булганчы кайда эшләгән?

Татар эстрадасының популяр артисты Чәчкә сәүдә өлкәсендә эшләүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу уңайдан җырчы тормышында булган мөһим вакыйганы сөйләде.

“15-16 яшьләремдә авыл кибетендә сатучы булып эшләгән идем.
Авылдагы бөтен имеш-мимеш, hәркемнең моң-зары да шунда.
Еш кына психолог ролен үтәп, кешене тынычландырып, канатландырып та озаткан чаклар була.
Товарың hәрчак свежий булырга тиеш. Юкса, башка вакытта ул сатып алучы син эшләгән кибетне урап узачак.
Тагын “тылсымлы дәфтәр” бар иде…
Ул дәфтәрдә авылдагы почти hәркемнең исеме бар — бурычка алучылар исемлеге.
Кайсы “пенсиягә кадәр” дип, кайсы “хатыннан качып”, кайсы “балалар кайта” дип… бурычка алынган әйберләр.
Хәзер дә бармы икән авылларда шундый бурыч дәфтәре?
Мин бик рәхмәтле сатучы эшемә. Эшләп ашау дигән нәрсәне мин шунда аңладым”, - дип язган Чәчкә.

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading