16+

Чулпан Әхмәтҗанова Нурислам турында: "Безнең хакта төрле “легендалар” булды"

9 ноябрь иртәсендә көтмәгәндә-уйламаганда җырчы Нурислам вафат булды. Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова Нурислам турында якты хәтирәләрен сөйләде.

“9 ноябрь иртәсе нык авыр хәбәр китерде. Бергә эшләгән коллегам, дустым Нурислам бу дөньядан китеп барды. Планнарыбыз зурдан иде. Узган атнада гына яңа дуэт яздырырга дип сөйләштек. Локдаун тынгач, концерт куерга иде исәбебез. Ул бик ачык күңелле, туры сүзле кеше иде. Карашларыбыз туры килмәгәндә дә уртак фикергә килә идек. Нурислам профессиональ җырчы түгел диючеләр булды. Ә ул профессиональ җырчыларга караганда да яхшырак, бөтен күңеле белән кереп китеп җырлый иде. Җырларны җентекләп карап сайлап ала иде. Миңа җибәреп киңәшләшә, текстка да бик зур игътибар бирә иде. Табигать биргән тавышы белән күпләрне иҗатына гашыйк итте. Безнең мөнәсәбәтләр турында төрле “легендалар” булды, алар шулай калсын… Бер-беребезгә hәм тамашачыларыбызга хөрмәтебез бик зур булды, шулай булсын да. Урының җәннәттә булсын, Нурислам”, - дип язган Чулпан Әхмәтҗанова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading