16+

Чулпан Йосыпова: “Үземне тулысы белән гаиләгә багышлавыма үкенәм”

Теге яки бу артист белән әңгәмә корганда, аның эшләгән эшләре, башкарган җырлары турында сөйләшүдән бигрәк, кешенең эчке дөньясын ачасы, тормышка карашын беләсе килә. Чулпан Йосыпова белән интервьюга барганда да мин аның турында бик аз мәгълүматлы идем, чөнки моңа кадәр җырчы белән очрашырга туры килсә дә, аның белән якыннан танышканыбыз, кара-каршы...

Чулпан Йосыпова: “Үземне тулысы белән гаиләгә багышлавыма үкенәм”

Теге яки бу артист белән әңгәмә корганда, аның эшләгән эшләре, башкарган җырлары турында сөйләшүдән бигрәк, кешенең эчке дөньясын ачасы, тормышка карашын беләсе килә. Чулпан Йосыпова белән интервьюга барганда да мин аның турында бик аз мәгълүматлы идем, чөнки моңа кадәр җырчы белән очрашырга туры килсә дә, аның белән якыннан танышканыбыз, кара-каршы...

- Мин Пермь ягының Барда кызы, - дип сүзне үзе белән таныштырудан башлады ул. - Казанга бик тә киләсем килгәнлектән, 10-11 сыйныфларны берьюлы укып, мәктәпне алтын медальгә тәмамладым. Аннан соң әти-әнием белән бирегә күченеп килеп, укырга кердем. Әтием Әүхәт гомер буе колхоз рәисе булып эшләде, әнием Илсөяр 25 еллар элек Казан филармониясендә солист булып эшләгән. Аннан соң әтием белән кавышып, кабат туган якларына кайтып киткән. Бертуган сеңлем театр училищесының соңгы курсында укый.
- Казан тамашачысы каршында башкарган беренче җырыңны да хәтерлисеңдер әле.
- 2010 елда мин "Татар моңы"нда катнаштым. Зур сәхнәгә чыгуым да әнә шул вакытта булды. Ул чагында миңа 15 яшь иде. Әгәр үземә танылу алып килгән җыр турында әйтсәк, ул 2011 елда башкарылган "Кыр казы" (Оскар Усманов көе, Дания Гайнетдинова сүзләре) иде.
- Эстрадада берничә еллар иҗат итеп тә, Казан сәхнәсендә сольный концертлары белән чыгыш ясарга куркып торган җырчылар бар. Ә филармониядә үз тамашачыңны җыеп, беренче концертыңны биргәндә сиңа нибары 17 яшь кенә булган. Ул чакларда, бу япь-яшь кызга кем ярдәм итә икән, дип аптыраучылар да булды.
- Менә хәзер үзем дә шаккатым, уйлап утырам - ничек җөрьәт иткәнмен икән, ә? Ул вакытта сценарийларны да үзем язган идем бит. Кызыксынучыларга җавабым шул - иҗатымның алдагы елларында төп ярдәмчем, киңәшчем, продюсерлар башкара торган зур, җаваплы эшләрне үз өстенә алучы кешем әтием булды.
-Чулпан, сәхнәдә талант белән бергә әрсезлек тә кирәк, диләр. Ә син үзең ничек уйлыйсың?
- Мин, әлбәттә, беренче чиратта тавышка, җыр сүзләренә игътибар бирәм. Артык күзгә бәрелмичә, тыныч кына иҗат итүне, тугры тамашачымның сафларын тагын да арттыруны максат итеп куям. Дөрес, максатка ирешү өчен әрсез булсаң яхшыдыр, әмма аннан да бигрәк акча кирәк. Шундый матур тавышлы яшьләр бар, әмма зур сәхнәләргә чыгарга аларның финанс мөмкинлекләре юк. Шунысы кызганыч. Клип төшерүме, җыр яздырумы, радиоларда ротацияме, концерт оештыру булсынмы - барысы да акчага килеп төртелә.
-Тамашачы сине берара югалтып та торды бит әле.
Әйе, кияүгә чыккан, баламны көткән вакытлар иде ул. Ике ел дәвамында клипларым төшерелмәде, радиоларда яңа җырларым яңгырамады, катнаш концертларда да сирәк чыгыш ясый идем, чөнки бу вакытымны мин тулысы белән гаиләгә багышладым. Хәзер бик үкенәм шуңа. Аннан соң эшкә яңадан тотыну, иҗатка кереп китү бик авыр булды. Ә эшемне бик яратам, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмыйм. Музыкаль белемнән кала, юристлыкка да укыдым. Әтиләр мине, синең зур урыннарда эшләрлек мөмкинлегең бар дисәләр дә, үземне нәкъ менә шушы өлкәдә бәхетле хис итәм. Әлегә үземне популяр җырчы дип санамыйм, булганына шөкер итәм, әмма алда барысы да яхшы булачагына өметләнәм.
- Чулпан, узган ел тормышыңда сөенечле вакыйга булды - улың туды.
- Әйе, улым минем куанычым, шатлыгым. Нинди генә начар хәбәр килеп ирешсә дә, аны кочагыма алып яраткач, бөтен борчуларым юкка чыга. Аннан соң балам туу тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирде. Аны алып кайтканның өченче атнасында ук, җырлар яздырып, концертларда катнаша башладым. Хәзер дә концертлар белән гел йөреп торабыз. Улымны карарга әни булыша. Үземнән бер дә калдырмас идем, әмма эшләмичә дә булмый.
- Синең Казан театр училищесында укытуың турында да күпләр белмидер дип уйлыйм. Шундый җаваплы эшкә алынырга ничек курыкмадың?
- Бу минем кечкенә генә булса да җиңүем. Сентябрьдән студентларга вокал дәресләрен бирә башладым. Башта егет-кызлар да, башка педагоглар да мине укытучы буларак кабул итмәде. Үзем дә дулкынланган идем, чөнки студентлар арасында яшьтәшләрем дә бар. Хәзер барысы да җайланды. Дәресләр бирәм, шул ук вакытта үз өстемдә дә эшлим. Белемне һәрвакыт камилләштереп торырга кирәк дип саныйм.
- Синең тавышыңны Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованыкына охшаталар. Ул башкарган "Шиңгән чәчәкләр" җырына да яңа сулыш өреп, тамашачыга тәкъдим иттең. Шундый легендар җырчы белән чагыштырулары сиңа ошыймы, әллә күңелеңне төшерәме?
- Хәмдүнә Тимергалиевага да охшаталар әле минем тавышны.(Көлә) Шундый легендар җырчылар белән чагыштыруларына шатмын, әлбәттә, әмма берсенә дә махсус охшатып җырларга тырышмыйм. Үзем бер дә аларның тавышына охшатмыйм. Күңелемнән нинди моң чыга, шуның белән җырлыйм. Мин төрле жанрларда башкарам - халык җырларын да, эстрада, джасны да җырлыйм.
- Син бит әле туйлар, мәҗлесләр дә алып барасың. Шушы эшеңдә үзеңә нинди таләпләр куясың?
- Беренчедән, килделе-киттеле, "билдән түбән" мәзәкләр сөйләмим, андый мәҗлесләрдә булганым бар. Алып баручылар өчен оялып, кызарып кайтам. Кыска итәк, ачык күлмәкләр дә кимәскә тырышам.
- Чулпан, мәктәптә ике сыйныфны бергә укып, тизрәк Казанга киләсем килде, дисең. Тамашачы каршында беренче имтихан узуларың да бик иртә иде, аннан соң 22 яшьтә үк вокал дәресләре бирүчеләр дә сирәк була... Гафу ит, ләкин үзеңә вакытны ашыктырасың кебек тоелмыймы?
- Тормышны куалавымны үзем дә аңлыйм. Мин кечкенәдән үк бик җаваплы булып үстем. Һәрнәрсәне алдан эшли торган кешемен. Мәсәлән, алдагы сыйныфта укылырга тиешле китапларны җәйге каникулларда укып чыга идем инде. Үз алдыма максат куйсам, шуны ахырга кадәр җиткермичә туктамыйм. Бу сыйфат әтиемнән күчкән. Аннан соң холкымда андагы "егетлек" сыйфатлары да чагыла. Кечкенә чакларда аның белән бергә ауга, балык тотарга йөри идем. Беренче тапкыр руль артына утырып каравым да бишенче сыйныфта булды минем. Әниемнән исә тавыш һәм пешеренергә яратуым алынган. Ул бик матур җырлый. Концертларымда да чыгыш ясаганы булды.
- Ә башка артистларның концертларын карарга яратасыңмы?
- Бик яратам. Филүс Каһировның, Зәйнәб Фәрхетдинованың, Радик Юлъякшинның җырлавын хөрмәт итәм.
- Тиздән үзең дә тамашачыга яңа программаңны тәкъдим итәргә уйлыйсың дип беләм.
- Әйе, 23 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бишенче концертым булачак. Шушы ук программа белән республика районнарында һәм Бардада да чыгыш ясаячакбыз. Концертта тамашачы яратып кабул иткән җырлар белән беррәттән, яңа иҗат җимешләрем дә яңгыраячак. Моннан кала, дискымны тәкъдим итү, иҗатташ дусларым чыгышы һәм сюрпризлар да көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading