Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Чулпан, ни өчен кайбер районнарда концертларыңа килүче аз?
– Чулпан Йосыпованы белмиләр. Кеше килми икән, монда мин генә гаепле. Димәк, үз өстемдә эшләмәгәнмен, ялкау булганмын. Ләкин концертыма бер кеше генә килсә дә, концерт куябыз. Төркем белән шулай сөйләштек: концерттан ничә сум акча керә, барысын да үзара тигез итеп бүләбез. Гомумән, аңлаулары өчен бик аларны нык хөрмәт итәм. Бүген ышанычлы кешеләрне табу бик кыен, чөнки моңа кадәр килеп китүчеләр күп булды.
– Беркая да эшләмичә, өйдә генә утырыр идеңме?
– Әйе, ләкин тормыш без дигәнчә бармый, эшләргә кирәк. Хәзер бигрәк тә авыр, пандемия чоры. Аннан соң мин бит артистлыкка укыган. Моңлы бала булып туганмын. Шуңа күрә әти-әнием дә җырчы булуымны теләгән. Шулай булгач, мин җырларга тиеш. Рәсми эш урыным да бар – Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшлим.
– Чулпан Йосыпованы усал диләр...
– Әйе, усал. Мин һәрвакыт дөреслек яклы, туры сүзле. Артымнан сөйләгәннәрне яратмыйм, йөземә туры бәреп әйтсеннәр. Хәзер инде башка төрлемен, үзгәрдем. Күңел тынычлыгы булу мөһим икән.
– Сине үпкәләтү җиңелме?
– Кайвакыт социаль челтәрдә авыр сүз язучыларга кәеф төшкән чаклар була. Туганнар, туган як белән бәйле сүзләрне авыр кабул итәм. “Чулпанны туган ягында күрә алмыйлар”, – дип сөйлиләр икән. Беркемне дә туган ягында яратмыйлар. Безнең Барда районында дәрәҗәле исемгә лаек булган артистлар күп түгел. Ә бит бу исемгә ирешү өчен бик зур юл үтелде. Туган ягымда зурлап Сабан туе үткәрергә сүз биргән идем, зур йөк булып өстемдә тора. Дөньялар тынычлангач, башкарып чыгарга исәп, Аллаһы боерса. Миңа таш атсалар да, мин аш атам.
– Дусларың бармы?
– Бүген ышанычлы дус кызларым юк. Дөньясы үзгәрде. Кешеләргә ышанып булмый. Берничә гаилә дусларыбыз бар, шулар белән аралашабыз. Соңгы арада психология белән кызыксына башладым. Көн саен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәм. Әти-әнием, балаларым, ирем, эшем, гомумән, бу дөньяда яшәвем өчен рәхмәтлемен.
– Әти-әниең сине иркәләп үстердеме?
– Алар гомер буе безнең өчен яшәде. Кечкенәдән мине конкурсларга йөрттеләр. Сеңлем белән безне иркәләп үстерделәр димәс идем, эшләп үстек. Өстәлемдә һәрвакыт пешкән ризык бар, йортым пөхтә. Бу сыйфатлар әнидән күчкәндер дип уйлыйм. Безне акчалы кешеләр дип уйлаучылар бар. Әйе, җитеш тормышта яшәдек, Аллаһка шөкер. Ләкин барысы да үз көчебез белән тапкан мал. Матур тормышта яшәү өчен көне-төне тырышабыз, эшлибез. Шуны әйтәсем килә: кешенең акчасы күбрәк булган саен авырлыклары күп була. Шуңа күрә без бай кешеләргә караганда, рәхәтрәк яшибез.
– Чулпан, кыз бала алып кайтырга теләмисеңме?
– Юк. Икенче улымны авырдан таптым. Ул 4700 граммлы булып дөньяга килде. Ә табиблар ни өчендер баланы үсми, 3 кило гына дигән иде. Йөклелек чорының соңгы көннәрен көч-хәл белән йөрдем.
– Ир белән хатын мөнәсәбәтләрендә иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсың?
– Беренчедән, күзне йомып кияүгә чыгарга ярамый. Күпләр ялгыз калмас өчен кияүгә чыга. Икенчедән, бер-береңне хөрмәт итәргә, кирәк вакытта дәшми кала белергә кирәк. Ярату озакка бармый, диләр. Килешмим, ярату бар ул.
– Нинди гамәлне кичерә алмас идең?
– Хыянәттән кала, барысын да кичерер идем. Бу хакта беренче сөйләшкәндә үк әйтеп куйдым: арабызда хыянәт булырга тиеш түгел.
Әңгәмәнең беренче өлешен әлеге сылтама буенча кереп укыгыз.
Комментарийлар