16+

Чулпан Йосыповага әтисе: "Колхоз председателен таптыңмы соң?"

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова ире Фидан белән танышу һәм кавышу тарихын сөйләде.

Чулпан Йосыповага әтисе: "Колхоз председателен таптыңмы соң?"

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова ире Фидан белән танышу һәм кавышу тарихын сөйләде.

“Инде башка берәүне дә сөя алмам, олы улым Солтанны үзем генә аякка бастырырмын дип уйлап йөргәндә, Аллаһы Тәгалә мине тормыш дулкыным, Фиданым белән очраштырды. Карантин вакытында дусларым Эльмира Бәйрәмова белән Илназар шашлыкка килик әле, дип шалтыратты. “Шашлыгыгызны күтәрегез дә, килегез” дидем (карантин, эш юк, шашлык алырлык та акча юк иде).

Килделәр. Илназар әйтә, иптәш егетне чакырдым ди. “Нәрсәгә? Миннән сорамыйча нәрсәгә кеше чакырдыгыз?” дип орыштым тегеләрне. Бернәрсә эшләп булмый иде, килеп керде бер абый (безнең яшь арасы күп кенә). Ушы китеп минем җырлаганны тыңлап утырды. Аннан Солтан белән озак кына аралашып утырдылар. 

Иртәгәсен бер ят номер шалтырата, Фидан булып чыкты. Сораша инде, тегесе, монысы, нишлисең? Аннан өченче көнгә иртән шалтырата: “Мин монда синең тирәдә йөри идем, чәй эчәргә кереп чыгыйм әле”, - ди. 5 минутта уянып, юынып, макияж ясап, чәйгә өстәл ясаган юк иде әле. Матур чәчәкләр күтәреп, чәй эчәргә күп тәмнүшкәләр тотып килеп керде.

Миңа килергә ике көн алдан җимешем төш күргән булган. “Яшь, матур, кара чәчле кыз йөри иде янда, минем кулда малай иде...” Менә язмыш... Шуннан дустымның туган көненә әзерләнергә булышкан вакытта ялгыш базга төшеп китте. Черегән булып чыкты. Кабыргасы кара янган, зур синяк иде. Махы бирмәде, бернәрсә дә булмаган кебек булышты безгә. Иртәгәсен сәбәп табып, баз ясарга килде. Аннары машинага бензин салып, чип-чиста юып, ишегалдына алып кайтып куйды (карантин, нинди бензин ди миңа).

Шуннан сыр, май, яхшы колбаса, ит китте ходка. Әти-әниләреңә дә бир, дия иде. Мин бирә идем... Беркөнне әти утырды утырды да, “кызым, берәр колхоз председателен таптыңмы соң?” дип әйтеп куйды. Шуннан соң аерылышкан юк, бер көнгә дә. Кешелеклелеге, тормышка карашы, сабырлыгы, миңа булган мәхәббәте белән әсир итте”, - дип язган Чулпан Йосыпова.

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X