16+

Чулпан Йосыпова: “Кемнеңдер сүзенә карап яшәмәгез”

16 марта 2025, 10:04
3122
0
4
Уку өчен 2 минут

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова белән җәһәт кенә әңгәмә кордык.

Чулпан Йосыпова: “Кемнеңдер сүзенә карап яшәмәгез”

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпова белән җәһәт кенә әңгәмә кордык.

“Сагышлы вакытта да, күңелле мизгелләрдә дә кеше җыр белән юана”, – ди ул.

– Чулпан, хәлләрегез ничек? Нинди иҗади планнар белән янып яшисез?

– Барысы да яхшы, шөкер. Рамазан аенда вакытны күбрәк гаиләгә багышлыйм. Өйдәге эшләрне эшләп, ашарга әзерләп, балаларны озатып-каршы алып торам. Иҗади планнарга килгәндә, яңа җырлар иҗат итеп торабыз. Нинди генә хисләр кичерсәң дә, җыр белән тормыш күпкә җиңелрәк бара. Сагышлы вакытта да, күңелле мизгелләрдә дә кеше җырлап юана.

– Әтиегезне хастаханәдән чыгардылармы инде? Аның хәле ничек?

– 15 февраль көнне Бардада, зурлап, әтинең юбилеен уздырасы идек. Узган ел гыйнварда йөрәгендә тромбны алдыртты. Быел менә тагын реанимациягә эләкте. 100 кешелек юбилей уздырасы идек. “Бөтен туганнарны җыям, бәлки соңгы тапкыр үткәрәмдер”, – дип тә әйтте. Әти бик көчле кеше ул. Мин аңа сокланып карыйм. Әти  хастаханәдән чыкты, хәле яхшы кебек . Әмма икенче авыруы кузгалды. Умыртка сөягендә проблемалары бар, шуның буенча янәдән хастаханәгә яткырабыз. Әтинең хастаханәдән чыккач, бергәләшеп җыелып туган көн үткәреп алдык.  

– 8 март көнне нинди кыйммәтле бүләкләр алганыгыз бар?

– 8 март – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Яз бәйрәме күңелгә рәхәтлек биреп тора. Әллә ни зур бүләкләр алган юк. Мин күбрәк үзем бүләк итәргә яратам. Иң мөһиме – игътибар.  Бар якыннарыма да бүләкләр бирергә тырышам.

– Гомумән, сезнеңчә хатын-кыз нинди булырга тиеш?

– Ничек бар шундый булырга тиеш. Кемнеңдер сүзенә карап яшәмәгез. Бу дөньяга һәркем бер генә килә. Күңелегез ничек куша, шулай яшәгез.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading