16+

Данир Сабиров Венера Ганиевага өйләнгән?! (ВИДЕО)

Популяр юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабиров Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага өйләнгән.

Данир Сабиров Венера Ганиевага өйләнгән?! (ВИДЕО)

Популяр юмор һәм пародия остасы, җырчы Данир Сабиров Татарстанның халык артисты Венера Ганиевага өйләнгән.

Хикмәт шунда: Данир Сабиров һәм Венера Ганиева "Данир-Венера" җырына шаян клип төшергән. "Бездә бит халык артык тыйнак һәм дөрес, шуңа күрә клипларның күбесе бертөрле. Авылда төшерелгән клиплар да байтак. Икенче берәүләр бай булып кыланып, кыйбатлы машиналарда төшә. Минем исә чын-чынлап халыкка кызык, көлкеле булырдай клип төшерәсем килде. Аның максаты да юморга юнәлдерелгән", - дип сөйләгән Intertat.ru хәбәрчесенә Данир Сабиров.

Клипның идеясе рус эстрадасының танылган йолдызлары Алла Пугачева һәм Максим Галкинны күздә тотып барлыкка килгән. "Данир-Венера" җырының клибы ике җырчының да өендә төшерелгән. Клипта бүгенге көндә популяр дуэт - Хәмдүнә Тимергалиева белән Мөнир Рахмаев та катнашкан. Җырның тарихына килгәндә, иң элек Владимир Федоров көен иҗат иткән. Ләкин аның әзер сүзләре Данирга ошамый һәм ул җыр сүзләрен үзгәртергә тели. Нәтиҗәдә җыр 3 шагыйрь ярдәмендә языла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading