16+

Дәртле, әмма тыйнак Әнвәр Нургалиев “баеган”?!

“Хатын-кызларның иң яраткан җырчысы” исемлегенең иң башында торучы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев “Уникс” концертлар залында яңа программасын тәкъдим итте.

Дәртле, әмма тыйнак Әнвәр Нургалиев “баеган”?!

“Хатын-кызларның иң яраткан җырчысы” исемлегенең иң башында торучы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев “Уникс” концертлар залында яңа программасын тәкъдим итте.

Быел ул 6 көн дәвамында иҗатын яраткан тамашачыларын җыйды. Без дә яңа программаны карап кайттык.

Әнвәр Нургалиев тәрәзәләре: ачыкмы, ябыкмы?

Бу сезонда Әнвәр Нургалиев тәрәзәләр образы аша фәлсәфәгә бирелгән. Концерт та бик фәлсәфи сүзләрдән башланып китте: “Һәр кешенең үз тәрәзәсе артында шатлыклары, кайгылары, хыяллары, үз дөньясы яшеренгән. Күңел тәрәзәмне бары үземнекеләргә генә ачып сала алам. Сез дә минем тәрәзәләрем аша карыйсыз. Мин сәхнәдә басып торам, сез мине күрәсез, ишетәсез, җырларымны тыңлыйсыз. Сезгә ачылуым шул була инде. Ә сез мине никадәр дөрес сизәрсез, үзегездән генә тора. Тәрәзәгә төбәлеп карасаң, үзеңне күрәсең. Бүген дә җырларымда үзегезне күрергә тырышыгыз”,  - диде ул. Сәхнәдә дә дүрт тәрәзә формасында экран торды. Концертта тәрәзәләр турында җыр да булды.  Программа исеме акланды дип алыйк.

Рөстәм Асаев - үрнәк студент, Әнвәр Нургалиев - коридорныкы

Җырчы концерт программасын төзегәндә алтын уртаклыкны эзләгән кебек тоелды. Артыгын сөйләмәде, барысы да үз урынында булды. Әнвәр Нургалиевның программасын “Чамасын белеп кенә”, - дип атар идем. Киемнәре дә артык пафослы түгел. Ак, кара төсләр һәм ялтыравыклар - бетте. Заманча, минимализм стилендә.

- Мин бит бик тыйнак киенергә өйрәнгән. Бу оверсайзны 1994 елны армиядән соң кидем. Аны бездә абыйдан калган дип атыйлар иде. Башкасы булмады, размеры да яхшы, - ди киемнәре турында җырчы.

Әнвәр Нургалиевның концертына җырчы Рөстәм Асаев та килде. Сәхнәгә менеп, чәчәк бирде. “Әнвәр Нургалиевны иң озак белүче кеше миндер. Без бергә укыдык. Мин беренче курста булганда, ул армиядән кайтты. Уку йортына кояш кебек килеп керде. Әнвәрнең: “Эх, баесам матур итеп киенер идем”, - дигәне истә. Менә бик зәвыклы гына киенгән”, - дип үткәннәрне искә төшерде Рөстәм Асаев. Әнвәр Нургалиев баеган инде, димәк. Сүз уңаеннан, Рөстәм Асаевка гел хәзрәтләр төсе кергән, башта танымадым. Рөстәм Асаев үрнәк студент булса, менә Әнвәр Нургалиев еш кына дәресләрне калдырып йөргән икән. “Мин коридорный студент идем. Әмма мине укытучылар яратты”, - диде.

Бәйләнердәй әйберне табу да кыен

Әнвәр Нургалиев та концертында Хәния Фәрхи репертуарыннан “Үпкәләсәң, әйдә үпкәлә”, Сәгыйт Гыйбашев репертуарыннан “Син сөюдән чибәр” җырларын башкарды. Әнвәр Нургалиев һәр программасында легендар шәхесләрнең җырларын яңартырга тырыша. Моннан тыш, аларны концертка кунак буларак чакыруын да беләбез. Өлкән буын артистларга хөрмәт күрсәтә белә. “Җырны башкарырга рөхсәтне сүз һәм көй авторларыннан гына түгел, беренче башкаручысыннан да сорарга кирәк. Бу бит хөрмәт билгесе”, - диде ул безгә. Бу сүзләргә каршы килеп булмый, билгеле. Бөтен артистлар да шундый фикердә булса, юк кына әйбердән бәхәсләр дә чыкмас иде, бәлки.

Җырчы хәтта сәхнәдә үз-үзен тотышында да чамасын белде. Күңеле ничек куша - шулай, үзе ничек тоемлый - шулай эшләде. Ясалмалык сизелмәде, бу артист өчен зур уңыш. Бәйләнердәй әйберне табу да кыен, дөресен әйткәндә. Бу, әлбәттә, тәҗрибә белән килә.

Әнвәр Нургалиевтан тыш, сәхнәгә аның 12 кешелек төркеме дә чыкты: дүрт музыкант, бэк-вокалда җырлаучы 2 кыз, 6 биюче. Аеруча музыкантларның профессиональлеген билгеләп үтәр идем. Егет-кызлар икенче бүлекне башлап җибәрде. Үзләре уйнады, селкенеп кенә тормадылар. Монысы да сөендерде, рәхмәт. Җыр беткәч тә, Әнвәр Нургалиев бер куплетны акустик форматта кабатлап алды. Кыскасы, музыкантлар концертта, чыннан да, эшләде. Хәзерге эстраданың тагын бер авырткан җире инде бу.  

Дәртле, әмма тыйнак

Әнвәр Нургалиев “медляк”, ягъни салмак җырлар җырламады диярлек.  Программада алар 5-6 булганмы икән?.. Ә залда тамашачылар күбрәк урта яшьтәгеләр, өлкән буын. Димәк, бу аудиториянең дәртле җырларга да ихтыяҗы бар. Әмма Әнвәр Нургалиев башка дәртле җырлар башкаручылар кебек сәхнәдә шау-шу ясамый. Дәртле, әмма тыйнак.

Концертта тамашачы белән дә аралашып алу бер матур гадәткә әйләнде. Әнвәр Нургалиев та бу “традиция”гә тугры калды. Тормыш иптәше, мәхәббәт турында сүз кузгатты.

- Тормыш иптәшем белән 30 ел бергә торабыз. 30 ел бер хатын белән! Исеме - Ирина. Урыс түгел, Гел сорыйлар, урысмы әллә дип. Хәзер телефоннар заманы бит. Һәрберебез телефонга сөйгәнебезне ниндидер исем белән язып куябыз. Менә безнең дә 30 ел дәвамында төрле исемнәр булды. Болай ул  телефонымда “җимешем” дип язып куелган, кайвакыт “кактусым” да булгалый. Минем концертта ир-атлар аз инде. Әйдә сорашып карыйк әле, - дип, залдагылар белән аралашты. Бу сораштырудан соң, романтика бар икән дөньяда дип уйлап куйдым. Берәү сөйгәнен “күгәрченем”, икенчесе “госпожа моих снов”, - дип тә язып куйган. Әнвәр Нургалиев концертына менә шундый романтик тамашачылар йөри.

Концертка барганчы: “Әнвәр Нургалиевны ни өчен хатын-кызлар яратып тыңлый соң?” - дип уйлана идем. Серенә төшендем бугай. Концерт дәвамында иң күп кулланган сүзе “яратам”дыр,  мөгаен. Әнвәр Нургалиев бу сүзләрне шундый итеп җиткерә белә ки, һәркем җырны үзенә багышлаган кебек кабул итә. Янәшәмдә утырган урта яшьтәге ханымны күзәттем әле. “Яратамын сине, яратамын”, - дигән сүзләрне ишеткәч, май кояшы кебек елмаеп җибәрде. Эреп китте. Ә ир-атлар үзләрен Әнвәр Нургалиев төсле хис итеп “кайфовать” итте. Белмим, кайдан өйрәнгәндер, әмма Әнвәр Нургалиев тамашачыларны сихерләп, гипнозлап куя белә. Сөйкемле сөяге бар. Әле бер концертта да халыкның шулай бирелеп сәхнәне күзәткәннәрен күргәнем юк иде. Әнвәр Нургалиевны хаклы рәвештә татарча Стас Михайлов дип атарга була. Халык кул чапты, сызгырды, кушылып җырлады, биеде. Җырчыны сәхнәдә тавышы, җырлары гына түгел, тамашачы күңеленә үтеп керә белү сәләте дә тота. Бу яктан Әнвәр Нургалиев оста инде. Аның репертуарыннан җырларны күп белмәсәм дә, концерттан яхшы кәеф белән кайтып киттем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Гади авыл баласы бит ул безнең Әнвәр! Ул чын халык артисты исеменә лаек , игелекле дә, изгелекле дә! Яңадан-яңа иҗади уңышлар, гаилә бәхете, исәнлек-саулык телибез!

    Мөһим

    loading