Шәһри Казан

Дилә Нигъмәтуллина шәхси тормышы турында: «Миннән корбан ясамагыз. Мин күптән кияүдә!»

Узган атнада Марат Мухинның өйләгәне турында хәбәр иткән идек. Әлбәттә, күпләр өчен бу шок булды. Чөнки йолдызлы парның - Дилә белән Маратның аерылышканын тамашачылар белмәгән иде. Күпләр Диләне җәлләп, Маратка негатив яза башлады. Дилә дә, күрәсең, түзмәгән, кичә ул мондый пост язды:

"Әлеге постны өч көн язам. Язганны алып атам да, яңадан яза башлыйм... Әлеге темага шулкадәр сөйләшәсем килмәгән иде, әмма негатив комментарийлар мине моңа этәрде.

Әйе, без Марат белән күптән аерылыштык. Әйе, без моны кешегә сөйләмәдек. Хәзер дә ник алай булганын сөйләп утырырга җыенмыйм. Әмма, ни булуына карамастан, дустанә мөнәсәбәтләрне саклап кала алдык. Булат та Марат белән бик дус. Әле ул никахка да чакырылган иде. Марат - менә дигән әти. Балабызны тәрбияләүдә аның өлеше зур! Мин Марат өчен бик шатмын һәм аңа Гөлия белән бәхетле тормыш телим!

Реклама

Хөрмәтле дуслар, миннән корбан ясамагыз. Мин шулкадәр бәхетсезгә охшаган мени?! Мин күптән кияүдә, ә калган нечкәлекләрне сөйләргә җыенмыйм. Минем моңа хакым бар. Шәхси тормышымны сөйләргә яратмыйм. Бәхет тынычлыкны ярата".

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 ноябрь 2019 - 10:30
    Без имени
    Шоу ясыйлар.