16+

Дилә Нигъмәтуллина: «Уртак бала булу төп шарт түгел»

Татар эстрадасы йолдыз Дилә Нигьмәтуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

Дилә Нигъмәтуллина: «Уртак бала булу төп шарт түгел»

Татар эстрадасы йолдыз Дилә Нигьмәтуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.

– Әниегез үлеменнән соң, каенанагыз да якты дөньяны калдырып китте. Аны соңгы юлга озатырга бардыгызмы?
– Мин Төмәндә гастрольдә идем. Шул көнне үк, самолетка билет алдым. Каенанам үлеме минем өчен тагын бер трагедия булды. Барысы өсте-өстенә өелде. 

– Кызыгыз Сәфинә аерылышуны ничек кичерде?
– Әлбәттә, бала күңелендә эз калгандыр. Кызым белән бу хәл турында ипләп сөйләштем. Яралары калмасын дип тырыштым. Аңа ул вакытта 3 яшь иде. Марат белән Сәфинә арасында сүз белән аңлатып булмый торган элемтә бар. Хәзер үзе дә шалтырата, Марат белән видео аша сөйләшәләр. 

– Әтисенә кунакка еш барамы?
– Еш бара дип әйтә алмыйм. 

– Тормыш иптәшеңнең балалары белән уртак тел таба алдыңмы?
– Без гел аралашып торабыз. Кечкенәсе белән арабызда җылы мөнәсәбәтләр бик тиз урнашты. Сәфинә белән Раиф бик яхшы дуслар. Олы кызы белән серләшәбез, олыларча сөйләшәбез. Илсур балалар белән тәүлек буе элемтәдә тора. Һәркөнне кич белән видео аша сөйләшә. Улын түгәрәкләргә йөртә. Ял көннәрен бергә үткәрәбез. Балаларны тәрбияләүдә актив катнаша.

– Тормыш иптәшең Илсур, синең беренче мәхәббәтең икән. Ни өчен аерылышкан идегез?
– Бу китап язарлык үзенчәлекле тарих. Яшь вакытта мин аңа бик нык гашыйк булган идем. Әмма без бергә була алмадык. Илсур башкага өйләнде. Мин аның тормышыннан югалдым. Без бу хисләрне ялгыш дип уйладык, кадерен белмәдек. Мәхәббәтне онытыр өчен иҗатка чумдым. Беренче җырларымның яртысы диярлек аңа багышланган. Әлбәттә, вакыт үтү белән барысы онытылды. Минем күңелдә ул яшьлекнең якты хатирәсе булып кына калды. Тормыш мәшәкатьләренә чумдым, яратып кияүгә чыктым, концертлар... Ә Илсур мине читтән күзәткән икән. Бер концертымны да калдырмаган. Бөтен альбомнарны җыеп барган, уңышларга сөенеп, күзәтеп торган. Күзгә-күз күрешеп аралашмасак та, иҗат аша элемтәбез сакланган. 

– Яңадан беренче тапкыр кайда күрештегез?
– Мин юл һәлакәтенә эләктем. Документлар җыеп йөргән җирдә күзгә-күз очраштык. Илсур кичә генә күрешкән кебек: “Сәләм! Нишләп йөрисең монда?” – дип сүз кузгатты. Мин ашыктым, иркенләп сөйләшергә вакыт булмады. Ул визиткасын сузды. “Проблемалар булса, шалтырат”, – диде. Визиткага күзем төште. Юрист дип язылган. Аптырадым шунда, без аралашкан вакытта ул экономист иде. Кызыксынып шалтыраттым, баксаң ул яңа белем алып юридик сораулар белэн шөгыльләнә икән. Шулай аралаша башладык.

– Аерылып, бер тапкыр авыз пешкәч, яңа гаилә корырга курыкмадыгызмы?
– Аерылгач, бүтән кияүгә чыкмыйм, дидем. Тиз арада гаилә кормыйм, иҗатка чумам, дип уйладым. Көтмәгәндә генә яңа тормыш башладык. Вакыт узса да, Илсур үзенең иң яхшы сыйфатларын саклап калган. Бер дә үзгәрмәгән. Күрешү белән хисләр ялкын шикелле кабынмады, башта дуслар булдык. Илсур игътибары белән әсир итте. Ул вакытта мин юк кына сынауларны да, авыр итеп кабул иттем. Ә Илсур барлык проблемаларны да җиңел чишә. Ул бик җаваплы һәм шул ук вакытта җиңел кеше. Якын кешеләренең үлемен дә, Илсур башка төрле кичерә, артыгын уйламый. Тормышыма мондый үзгәреш җиле кирәк иде. Проблемаларның чишелгәнен сизми дә калдым. 

– Илсур тәкъдимне ничек ясады?
– Бик кызык хәл бу. Илсурның туган якларына Балтачка юл тоттык. Икәү зиратка кердек. Ул әби-бабайларының каберләрен күрсәтте дә: “Беләсеңме, Дилә. Монда ир белән хатынны җирләгәннәр. Синең белән соңгы көннәребезне бергә үткәреп, бер туфракны бүләсем килә”, – диде. Ул аны уйламыйча әйтте, әмма беренче тәкъдиме шул булды. 

– Илсур белән көнкүрешне ничек җайладыгыз?
– Марат белән көнкүреш мәсьәләләрендә уртак тел таба белмәдек.
Илсур белән кавышкач, ул күп эшләрне үз өстенә алды. Элек мин үз өстемә артык күп жаваплылык ала идем. Хәзер машинага утырып кына йөрим, фатирда яшим. Заправка, ремонт ул минем кайгы түгел, Түләүләр турында уйлаганым да юк.
Илсур исә, аш-су бүлмәсенә ашарга гына керә. Ул ашарга пешерә белми дә, яратмый да. Без бер-беребезне теләмәгән эш белән шөгыльләнергә мәҗбүр итмибез. 

– Илсур белән уртак бала турында уйланмыйсызмы?
– Без моны никах укыганда сөйләштек. Уртак бала булу төп шарт түгел. Һәрберебезнең баласы бар, аларны аякка бастырырга кирәк әле. Ике-өч ел элек бала турында уйлар барлыкка килгән иде. Әмма минем сәламәтлек белән күптәнге проблемалар аркасында табиблар килеп чыкмас диде. Аллага тапшырган инде.

– Дилә, нинди хыялларыгыз бар?
– Күбрәк сәяхәт итәргә телим. Финанс яктан шәхси бәйсезлеккә ирешәсем килә. Бу минем өчен бик мөһим. Иҗаттан тыш аерым бизнесны булдырырга телим. Әмма бу тормышта бездән тормаган әйберләр дә бар. Андый хыллар турында сөйләмим...

Фото: шәхси архивтан


 

Язмага реакция белдерегез

18

0

2

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Дилэне бик хормэт итэм,яратам. Бэхетле булсыннар!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэхетле булыгыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бэхетле булыгыз Дилэ молодец Син

        Мөһим

        loading
        2
        X