16+

Динә Закирова: “Балама икенче әти теләмәс идем”

Популяр скрипкачы, Г.Камал театры оркестры музыканты, “Җырлыйк әле!” тапшыруы хезмәткәре, М.Җәлил премиясе лауреаты Динә Закированың тормышында авыр югалту булды. 

Динә Закирова: “Балама икенче әти теләмәс идем”

Популяр скрипкачы, Г.Камал театры оркестры музыканты, “Җырлыйк әле!” тапшыруы хезмәткәре, М.Җәлил премиясе лауреаты Динә Закированың тормышында авыр югалту булды. 

- Динә, әниең Диләрә апа озак чирләдеме? 

- Әнинең киткәненә февральдә дүрт ел була. Башында яман шеш иде. Аның барлыкка килүен бишенче стадиядә генә белдек. Әни кинәт аңын югалтты. Шушы вакыйгандан соң үлеменә кадәр ай ярым вакыт узды. Ай ярым эчендә күз алдында “янып” бетте. Үз кулыбыз белән күтәреп Мәскәүгә алып бардык, тик бернәрсә дә ярдәм итмәде. Күрәсең, бу дөньяда ризыгы беткән булгандыр. Әни 54 яшендә китеп барды. Бүгенгедәй истә: әнине җирләп кайтканнан соң, бүлмәгә кереп утырдым да бер ноктага карап каттым. “Әни юк” дип уйлап кына куйдым, каршымдагы гөлнең яфрагы каты итеп селкенеп куйды. Әйтерсең лә, әни “мин монда бит” диде. Әни һәрвакыт янымда кебек.

- Инстаграмда әниең турында бик еш язасың...

- Жәлләтер өчен язмыйм, дөрес аңласыннар. Әнине сагынып, юксынып язам. Инстаграмда әни өчен дога укучылар бар. Аларга рәхмәт йөзеннән дә язам. Әни Чаллыда музыка мәктәбендә укытучы, баянчы иде. Укыткан укучылары гел язып тора. Бу темадан пиар ясарга теләмим. Инстаграмны күңел халәтем кушканча алып барам. 

- Депрессиядән ничек чыктың?

- Чыкмадым, мин әле дә шул халәттә яшим. Юанып та карыйм, ничек кенә тырышсам да, булмый. Гомерлеккә күңелдә калган яра бу. Кеше янында елмаясың, балкыйсың, ә күздә – моңсулык. “Тыштан ялтырый, эчтән калтырый”, диләрме әле? Әнине ничә яшьтә югалтсаң да, авыр. Әни гел кирәк. Әни исән булу, үзең әни булу – бик зур бәхет. Сирәк кенә булса да, әни төшемә керә. Шундук хәер бирәм. Аны төштә күргәч, рәхәт булып китә. 

- Бик нык ябыгуың шушы кайгы белән бәйлеме?

- Әйе. Тамактан ризык үтмәде. Ашаган ашның тәмен белмәдем. Элек тә артык таза түгел идем. Бала тапкач тазардым, әни үлгәч ябыктым. 70 килодан 55 килога калдым. Диетада утырмыйм, порошоклар эчмим. Сүз уңаеннан, “челтәрле” бизнесны яратмыйм. Дөрес тукланырга тырышам. 

- Әтиең өйләнмәдеме?

- Әни бик назлы иде. Әтигә ир хатыны гына түгел, әни кебек тә булды ул. Шуңа күрә әнине югалту әтигә бик авыр булды. Бу темага сөйләшергә ничек кенә авыр булса да, әти белән сөйләштек. “Уеңда булса, без каршы түгел” дидем. Ул мине ишетте. Әтигә үзе кебек татар җанлы, йомшак күңелле, ялгызлыктан тилмергән, безне дә хөрмәт итәрдәй кеше булсын иде. Укыган саен Аллаһы Тәгаләдән шуны сорыйм. Энем Илшат та өйләнми әле. Аңа 33 яшь. Үз насыйбын табар әле, Аллаһы боерса.

- Бу трагедия ирең Илнур (Илнур Закиров – Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актеры) белән мөнәсәбәтләрегезгә тәэсир иттеме?

- Миңа тәэсир итте. Үз-үземә бикләндем, кыргыйландым, катыландым, корыдым, йомылдым. Кеше белән сөйләшмәс булдым. Бу берничә ел дәвам итте. Халәтемне беркем дә, хәтта Илнур да аңламады. Хәер, мин үзем дә үземне аңлый алмас идем. Ләкин шунысын әйтәсем килә: андый вакытта кешене ялгызын калдырырга ярамый. Хәтта “үземне генә калдырыгыз, тимәгез миңа” дип әйтсә дә. Хатын-кызга бер җылы сүз кирәк. Илнур миңа игътибар бирмәде димим, авыр чагымда таяныч булды. Мин үземне кулга алырга тырыштым. Соңгы арада эчкә җылылык кереп киткәндәй булды. 

- Сезнең турында аерылышканнар дип сөйләделәр...

- Безнең бар да яхшы, Аллаһка шөкер. Без аерылышмадык. Әле генә мине өйдә интервьюга озатып калды. Илнур белән унбер ел ир белән хатын булып аңлашып яшибез. Син әйткән сүзләр безгә дә ишетелде. Минемчә, бу имеш-мимешләр Инстаграмда Илнур белән уртак фотоларны куймаганга таралгандыр. Шәхси тормышымны күрсәтергә теләмим, чөнки баштагы вакытта “сездә генә гаилә, сездә генә мәхәббәт, бала” дип яздылар. “Кеше кайгысын күрүчеләр күп, ә бәхетне уртаклашучылар аз” диләр бит әле?..

- Ни өчен диңгезгә Илнур белән бергә бармадыгыз?

- Без бергә барырга тиеш идек, әмма Илнурның мөһим эшләре килеп чыкты. Гомеремдә беренче тапкыр диңгезгә бардым. Гастрольләр, фестивальләр белән 15ләп тапкыр чит илгә чыккан булды, әмма диңгезгә ял итәргә барганым юк иде. Бу – күптәнге хыялым иде. Барлык гамәлләрем Аллаһы Тәгалә сүзеннән башлана. Хәмер эчмим. Максатым - кызыбыз Зәлияне, үземне рухи яктан ял иттерү иде. Илнур каршы килмәде, акчасын да бирде. Илнурның диңгезне күргәне бар, күптән түгел театр белән Ялтага барганнар иде. 

- Кызыгыз бик көттереп кенә дөньяга килде...

- Дүрт ел балабыз булмады. Тикшеренмәгән клиника, бармаган урын калмады. “Бар да яхшы, икегез дә сау-сәламәт”, диделәр. Шушы дүрт еллык сынау вакытында да Илнур белән бер-беребезгә терәк булдык. Камал театры фатир ачкычы биргән атнада балага узуымны белдем. Кызыбыз фатир көткән икән бит! Беренче узига барганнан соң, әни баланың фотосын сорады. “Әни, ул бер нокта гына бит әле”, дидем. “Без ул ноктаны шундый яратабыз!”  диде әни. Шулай итеп, 28 яшемдә әни булдым.

- Илнур нинди әти?

- Бик яхшы әти. Балама икенче әти теләмәс идем. Бу хакта үзенә дә әйткәнем бар. Әгәр балаңның әтисен яңадан сайла дисәләр, башка ирне сайламас идем. Зәлия әтисеннән калмый, йөз-кыяфәте белән дә охшаган алар. Ул – әти кызы. Быел беренче сыйныфка укырга керде. Татар гимназиясенә укырга бирдек. Без теләгән укытучыга эләктек, Аллаһка шөкер. Зәлия белән беренче сентябрьдә мәктәптән кайткач, беренче укытучымның телефон номерын табып шалтыраттым. Белем көне белән котладым. Бик сөенде, күңеле тулды. Моңа кадәр безнең аралашкан юк иде, кызымның беренче сыйныфка баруы илһамландырды. Мин үзем дә татар гимназиясендә, татар музыка мәктәбендә укыдым. Без укыганда, Чаллыда татар теленә бик нык басым ясалды. 

- Эстрадада көндәшләрең бармы?

- Юк дип уйлыйм. Мин һәрвакыт үз юлым белән барам, үз стилем белән эшлим. Әгәр берәрсе минем кебек милли киемнән чыгып скрипкада уйнаса, мин сөенәчәкмен. Мин узган заманда туарга тиеш булганмындыр. Элеккеге көйләрне бик яратам. Музыкадагы хәзерге заман юнәлешләрен өнәмим. Мин Зөһрә Сәхәбиева, Таһир Якупов, Флера Сөләймнова иҗатлары белән илһамланам. Хәтта “Алканат” рок төркемендә уйнаганда да, скрипканы милли уен коралы буларак тасвирладым, йомшаклык кертергә тырыштым.

- Яхшы булуыңнан еш файдаланалармы?

- Мин – ышанучан кеше. Кешедән кешене бөтенләй аермыйм бугай. Дус булып йөргән кешеләр арасында үз гамәлләре белән мизгел эчендә дуслыкны таптаучылар бар. Гомеремдә дә кешегә начарлык эшләгәнем юк. Андый кешеләр безгә сынау буларак биреләдер. Икейөзле кешене читтән күзәтеп тору тагын да кызык. Олыгая барган саен тирә-юнемдә бары яхшы кешеләр генә кала. 

- Динә, бүгенге көндә сине нәрсә борчый?

- Яшьләрнең үз-үзен тотышы. Татар кызлары дип горурланып әйтерлек кызлар көннән-көн кими. Бу гаиләдән, тәрбиядән киләме? Әти-әниләре шундыймы? Татар кызлары үзләренең дәрәҗәсен, гаилә принципларын белсен иде. Хәзерге яшьләр эмоция белән яши. Ата-аналар балаларын рухи яктан да үстерсен иде. Тагын шуңа игътибар иттем: яшьләрдә дини тәрбия юк. Узган ел бер атнада өч якын кешебезне җирләдек. Җеназага килүче яшьләр булмады. Алар аның савабын аңламый. Радио-телевидениедә бу өлкәгә бәйле тапшырулар, уеннар булсын иде. Алайса әхлак белән пакълек югала.

Язмага реакция белдерегез

30

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Динэ эбисенэ ошаган эбисе бик изге кунелле иде мэрхумэ абыйсыда бик иртэ китте урыннары ожмах турлэрендэ булсын???

    • аватар Без имени

      2

      0

      Бик зәвыклы, тыйнак Сез ,Динә! Уңышлар Сезгә!

      Мөһим

      loading
      2
      X