Динара Ряхимованы, Мәскәү кызы, диләр. Әмма хәзер ул Казанда яши, Казан кызы, кыскасы. Быел Динара күптәнге хыялын ашырырга җыена – туган көнендә ноябрь аенда Казанда тәүге концертын куячак.
– Динара, сине Мәскәү кызы буларак беләбез. Тамырларың кая барып тоташа?
– Әни Түбән Новгород өлкәсенең Уразовка, әти Зур Рбишча авылыннан. Әни 12 яшендә әнисез калган – әби юл һәлакәтендә вафат булган. Әнине һәм аның апасын бабай ялгызы тәрбияләп үстергән. Бабайга бертуган сеңлесе дә ярдәм иткән. Мәктәпне тәмамлагач, әни Мәскәүгә укырга киткән, шунда югары белем алган. Ул – хисапчы. Әти белән әни авылда клубта танышкан. Икесе дә Мәскәүдә яшәгән: әни укыган, әти эшләгән. Шунда кавышканнар. Мин Мәскәүдә туганмын. Бик шук бала булганмын. Бер урында тик утыра алмагач, әни миңа һинд киноларын куя торган булган, тын да алмыйча караганмын.
– Балачагың бәхетле булдымы?
– Гомумән алганда, әйе. Бер әйбер генә күңелне әрнетә. Балаларның әбиләре белән бакчага җитәкләшеп баруына кызыгып карап кала идем. Мин ул бәхеттән мәхрүм калдым. Безгә әнинең туганы Фатыйма апа гел килеп йөри иде. Ул мине бик ярата иде, мин дә аны әбием кебек якын иттем. Аның вафатын бик авыр кичердем. Үлгәнен дә күпмедер вакыттан соң гына әйттеләр, мин сабый бала булгач яшергәннәрдер инде. Хыялым – олыгайгач, мине дә шулай ук яратучы булсын иде. Бөтен өметем апамның кызы Әминәдә.
– Мәскәүдә туып-үскән кыз ничек татарча җырлый башлады?
– Әти – иҗат кешесе, баянда бик матур итеп уйный. Заманында татар туйларын алып барды. Безне дә үзе белән мәҗлесләргә ала иде. Башта әтигә ияреп бертуган апам Эльнара йөрде. Ул кияүгә чыккач, эстафетаны миңа тапшырды. Микрофон тотып 300, ә кайвакыт хәтта 600 кешелек залга эшләдек, җырладык. Бу үзенә күрә безнең гаилә бизнесы иде. Мәҗлесләрдә эшләү куркуны җиңәргә булышты.
– Димәк, синең алда үскәч кем булырга, дигән сорау тумаган?..
– Әти-әни миңа мондый киңәш бирде: “Ике һөнәр үзләштер. Тормышта төпле һөнәр булу да кирәк”, – диделәр. Шуңа күрә менеджмент һөнәренә укыдым. Ул вакытта бу һөнәр модада иде. Бу диплом белән теләсә кайсы эшкә урнашырга була иде. Ләкин күңел кушуым буенча музыка юлыннан киттем. Дмитрий Кабалевский исемендәге музыка мәктәбендә укыдым. Анда бик зур тәҗрибә тупладым.
– Казанга тәүге тапкыр кайчан килдең?
– Синең белән очрашуга килгәнче, махсус искә төшердем. Казанга беренче тапкыр сигез ел элек нәкъ шушы көнне килгәнмен. Эльнараның җыр яздырасы бар иде. Һәм мин аңа иптәшкә Казанга килдем. Казан – майлы ипигә бал яккан кебек шәп шәһәр иде. Мин аңа беренче күрүдән гашыйк булдым. Инде берничә айдан соң кабат Казанга килдем. Мөнир Рахмаев җыр яздырып карарга, клип төшерергә тәкъдим итте. Татар эстрадасына чыгуымда Мөнирнең дә өлеше бар. Казан тамашачысы яхшы кабул итте. Беренче елларда мине “Ташлама” дип йөрттеләр, чөнки беренче җырым шулай атала. Әле дә бу җырым аша таныйлар мине. “Мәскәү кызы бит син”, – дисәләр дә, күңел була. Димәк, тарихымны беләләр. Казанга төпләп күченүемә бер генә ел әле.
– Кайчан җырлар яза башладың?
– Казанга килгәч. Бүгенгә 16 җыр язылган икән инде. Язып карыйм әле, барып чыгар микән, дип кенә башланган иде ул. Башта җырның йә көен, йә сүзләрен генә яздым. Ләкин соңрак хис-кичерешләремне тулысынча җырга саласы килә башлады. “Хыял”, “Туган як”, “Килче, кил”, “Серләремне җилләргә сөйлим” җырлары моңа ачык мисал. Соңгысы – иң яраткан җырларымның берсе. Аның нигезендә – үзем белән булган мәхәббәт тарихы. Бу җырны гүзәл затлар еламыйча тыңлый алмый. Үзем дә аны күз яшьләрсез җырлый алмыйм.
– Ни өчен? Кем ул егет?
– Ике ел элек бер егеткә гашыйк булдым. Без аның белән хәтта очрашмадык та, әмма ул аңа булган хисләрем турында белә. Холыкларыбыз туры килмәде. “Серләремне җилләргә сөйлим” ул беренче булып җырын ишетте. Клипны да иң беренче ул күрде. Бик ошатты. Ул – аңлы рәвештә гашыйк булган мәхәббәтем. Шушы җырым аша ул һәрвакыт исемдә булачак. Шуны да әйтергә кирәк, әлеге җырым белән күптән хыялланган музыкаль премиягә ия булдым. Һәм иң беренче котлаган кешем ул иде. Без әле дә дусларча аралашабыз.
– Динара, ике ел узган. Аннан соң бер дә гашыйк булмадыңмы?
– Юк. Дөресен генә әйткәндә, мин җитди мөнәсәбәтләрдән куркам. Хәзер бигрәк тә. Мәхәббәтемне бәяли алмаслар кебек. Егетләрнең күбесе миндә җырчы Динара Ряхимованы күрә. Шуңа күрә минемчә, сәхнә кешесенә тиң ярын табу аеруча кыен.
– Нинди кимчелекле якларың бар?
– Артык тугры мин. Әгәр берәрсе белән очраша башласам, беренче урында үзем түгел, ә ул кеше булачак. Моның яхшы түгел икәнен дә аңлыйм, тик яратам икән, үземне тулысынча шул кешегә багышлыйм. Әти белән әни дә, апам белән җизнәм дә бер-берсе өчен үлеп китә. Мәхәббәт булганда, парлар бәхетле була.
– Нинди кешегә кияүгә чыгар идең?
– Мине, һөнәремне аңлый торган, музыканы яраткан кешегә. Кайвакыт фанатларым чәчәкләр бүләк итә. Моны да аңлап, көнләшмичә кабул итәргә кирәк. Әмма шул ук вакытта эмоциональ кешеләрне яратам. Италия егетләре шикелле дәртле кешеләр ошый. Италия татары кирәк миңа (көлә). Ел саен 31 декабрь төнендә Аллаһы Тәгаләдән насыйп ярымны очратуын телим. Бөтен теләкләрем чынга ашты, ә анысы һаман ашмый әле. Гаилә корып, балалар табасым килә. Хатын-кыз бәхете – гаиләдә дип уйлыйм.
– Апаң бер дә күренми. Сәхнәдән китмәгәндер бит?
– Эльнара ике бала үстерә, үзен тулысынча гаиләгә багышлый. Җыр белән хобби буларак кына шөгыльләнә. Апам миннән дүрт яшькә өлкәнрәк. Ул тормышта да, иҗатта да минем өчен үрнәк. Мин һәрвакыт аннан нәрсәгәдер өйрәнәм. Аннан башка үземне күз алдыма да китерә алмыйм. Ул булмаса, мин булмас идем. Эльнара җыр буенча да остазым. Мин әле дә җырларга өйрәнәм.
– Читтә туып-үссәң дә, туган телдә сөйләшүең сокландыра...
– Акцентым көчле булса да, татар телендә сөйләшүем белән горурланам. Үз телеңне сакларга кирәк. Бервакыт бер концертта Хәмдүнә апа Тимергалиева болай диде: “Мин үз акцентымны саклыйм, син дә онытма, ул синең үзенчәлегең”. Шуңа күрә акцент – начар күренеш түгел, иң мөһиме татар телендә сөйләшү өчен теләк белән тырышлык кирәк. Телне камилләштерергә, шомартырга тырышам. Бу өлкәдә миңа остазым Илдар Шиһапов ярдәм итә.
– Тормыш девизың?
– Әгәр дә берәр эшкә алынасың икән, ахырына кадәр башкар яки бөтенләй тотынма.
Комментарийлар