16+

Динара Ряхимова: "Төп кимчелегем - сөйгәнемә тугры булу"

Ноябрьдә миңа 30 яшь тула, Алла боерса. Бу – тормышыма һәм иҗатыма үзенә күрә бер нәтиҗә ясау чоры. Концертта тамашачыма барын да бәян итәчәкмен. Иманым камил, концерт бер сулышта узачак. Сценарийның һәр минуты буенча кайнар киңәшмә үткәрәбез.

Динара Ряхимова: "Төп кимчелегем - сөйгәнемә тугры булу"

Ноябрьдә миңа 30 яшь тула, Алла боерса. Бу – тормышыма һәм иҗатыма үзенә күрә бер нәтиҗә ясау чоры. Концертта тамашачыма барын да бәян итәчәкмен. Иманым камил, концерт бер сулышта узачак. Сценарийның һәр минуты буенча кайнар киңәшмә үткәрәбез.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче җырчы Динара Ряхимованың Инстаграмдагы аккаунтын күзәтеп барам. Җырчы еш кына сорау-җавап рубрикасы үткәрә. Җавапларыннан күренгәнчә, Динара җырларны үзе яза, татар телендә  аралашырга ярата. Һәм аның зур мәхәббәт тарихы бар. Һәрхәлдә җырлары бу хакта сөйли.

-    Динара, кайчан җырлар иҗат итә башладың?     
-    Җырларны күптән түгел яза башладым. Башта көйләрен генә иҗат итә идем. Әйтик, “Ташлама”, “Язмышның бүләге” җырларының көйләре үземнеке. Ләкин соңрак хис-кичерешләремне тулысынча җырга саласы килә башлады. “Хыял”, “Туган як”, “Серләремне җилләргә сөйлим” җырлары моңа ачык мисал. Кайберләрен тамашачы яратып та өлгерде.

-    Җырларың турында нинди фикерләр яки сораулар ишетергә туры килә?
-    “Хыял” белән “Туган як” җырларына уңай фикерләр булды. Тик алар мәхәббәт темасына булмагач, артык сораулар килмәде. “Серләремне җилләргә сөйлим” җыры чыккач, Инстаграмга һәм Вконтактега бик күп сораулар яудырдылар. Янәсе, җыр кемгә багышлана? Ә инде клибым дөнья күргәч, шәхси тормышым белән кызыксыну тагын да артты.

-    Җыр кемгә багышлана соң?
-    “Серләремне җилләргә сөйлим”, чынлап та, көтеп алынган җырым. Кайчандыр вокал укытучысы “ул җырны син тоярсың” дигән иде. Дөрестән дә, беренче сүзләреннән үк аның “минеке” булуын аңладым. Җырны елый-елый яздым. Беренче өч айда тыныч кына тыңлый алмадым, күңел тулды. Кемгә багышланганы сер булып калсын. Ул кеше минем өчен бик мөһим.

-    Хәзерге вакытта ялгыз булуыңның сәбәбе нидә? Йөрәгеңне яраладылармы?
-    Мәхәббәт юлында сикәлтәле мизгелләр күп булды. Әгәр мин кешене ошатып йөрим икән, бу озакка, дөресрәге гайрәтемне чигергәнче. Минем төп кимчелегем һәм сыйфатым – үземне бер кешегә генә багышлау һәм аңа тугры булу. Шуны әйтә алам: чын мәхәббәт хисләрен күптән түгел генә кичердем һәм ул хисләр миндә әле дә яши. Башкалары яшүсмер мавыгулары булган икән дим. Хәзергесе турында сөйләшергә теләмим... Язмышка ышанам, ул барысын да үз урынына куяр...

-    Җырның клибы да сагышлы булган.
-    Клипның режиссеры үзем. Ул тормыштагы вакыйгаларга нигезләнде. Тамашачының күңеленә җиткерү өчен махсус шулай эшләдем. Мин уйный белмим, ләкин мин яши беләм. Ә минем өчен яшәү – ул җыр. Динара Ряхимованың кем икәнен белергә теләсәгез, аның җырларын тыңлагыз, ди минем дусларым.

-    Син барлык җырларыңны танылган аранжировщик Марат Мухинда яздырасың. Гадәттә, бер музыкант белән генә эшләсәң, җырлар кабатланырга мөмкин, диләр. Кабатланудан курыкмыйсыңмы?
-    Кабатланудан курыкмыйм. Марат – талантлы кеше. Бер сүздән аңлый торган, бер дулкынланда эшли торган аранжировщикны табуы бик кыен. Аллага шөкер, мин Марат белән эшләвемә шат. 

-    Тамашачы кайчан тәүге концертыңны күрә алачак?
-    Бик күп шәһәрләргә чакыралар. Зур сәхнәдә иҗат итүемә дүртенче генә ел. Моңа кадәр үземне, үз стилемне табарга тырыштым. Быел, ниһаять, концерт куярга планлаштырам. Хәзерге вакытта концертның режиссурасы белән шөгыльләнәм. Ноябрьдә миңа 30 яшь тула, Алла боерса. Бу – тормышыма һәм иҗатыма үзенә күрә бер нәтиҗә ясау чоры. Концертта тамашачыма барын да бәян итәчәкмен. Иманым камил, концерт бер сулышта узачак. Сценарийның һәр минуты буенча кайнар киңәшмә үткәрәбез.

-    Динара, кайчандыр эстрадага бертуган апаң Эльнара Ганиева килгән иде. Хәзер кая ул?
-    Бүгенге көндә апамның гаиләсе бар, шуңа күрә ул үзен тулысынча гаиләгә багышлый. Җыр белән хобби буларак кына шөгыльләнә. Әтием – баянчы. Минем иҗатымдагы уңышларда әти белән апаның роле бик зур. 

-    Тормыштагы девизың?
-    Әгәр дә берәр эшкә алынасың икән, ахырына кадәр башкар яки бөтенләй тотынма.

Лена РӘХИМОВА

Игътибар!!! Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом. Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации, размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading