16+

DJ RADIK Яруллин: «Хатыным шулай буласын алдан ук белә иде»

- Март аенда Айрат Сафин белән Мәскәүдә концертыбызны уздырдык. 3 атна алдан гына рекламалый башласак та, билетлар шундук сатылып бетте. Хәтта өстәмә урындыклвр да куярга туры килде. Концертның сыйфатына зур басым ясадык: тере тавыш, музыкантлар... Бу, әлбәттә, бик чыгымлы, моны һәр артист яхшы аңлый. Əмма концертның төп максаты акча җыю...

- Март аенда Айрат Сафин белән Мәскәүдә концертыбызны уздырдык. 3 атна алдан гына рекламалый башласак та, билетлар шундук сатылып бетте. Хәтта өстәмә урындыклвр да куярга туры килде.
Концертның сыйфатына зур басым ясадык: тере тавыш, музыкантлар... Бу, әлбәттә, бик чыгымлы, моны һәр артист яхшы аңлый. Əмма концертның төп максаты акча җыю түгел иде, ә үзебезне, эшебезне күрсәтү.

Бүгенге көндә студиядә Айрат белән яңа альбом яздырабыз, эш күп. Июнь аенда Гүзәл Уразова һәм Ильдар Хакимов белән бергәләп Урал якларына гастроль туры белән чыгарга җыенабыз. Ə көзгә таба Айрат белән икәүләп Нижгар, Пенза, Чуваш, Мордва өлкәсендәге тамашачыларны яуларга бармакчыбыз. Әлбәттә, Татарстанда да үз чыгышларыбызны планлаштырабыз.

- Айрат белән сез дуслармы, яисә контракт ярдәмендә эшлисезме?
- Дуслар! Күптәннән төзелгән килешүебез бар, әмма без аның хакта оныттык инде. 2011 елдан бирле эшлибез. Ə бер-беребезне күптәннән беләбез, 2011 елга кадәр Роза Хәбибуллина җитәкләгән "Айкай" төркемендә солистлар булып эшләгән идек. Айратка тулысынча ышанам. Моныңчы ялганчы җырчылар белән эшләргә туры килде, хәзер тәҗрибә бар: кемнең кем икәнен алдан сизәм.

- Тыгыз эш графигыгызга хатыныгызның карашы ничек?
- Шулай буласын ул алдан ук белә иде. Бар әйберне дә тыныч кабул итә.

- Гаилә тормышыннан канәгатьсезме?
- Əйе, шөкер итеп яшим. Алдан ничек күзаллаган идем, бар да шулай булып чыкты. Əлегә бәби көтмибез. Күпләр ул сорауны биреп йөдәтә. Ни өчен әлегә андый планнар юк? Хатыным медицина университетында белем ала, минем дә эшләр тыгыз. Бар да үз вакыты белән!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading