16+

Дәниф Шәрәфетдинов: "Кирәкле уколлар төнге 12дә кайтып җитте"

Бу ике көндә социаль челтәр "Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк" дигән мәгълүмат белән шаулады. Дәниф тиешле уколларын ала алганмы, үзен ничек хис итә - җырчыга шалтыратып хәлләрен сораштык.

Дәниф Шәрәфетдинов: "Кирәкле уколлар төнге 12дә кайтып җитте"

Бу ике көндә социаль челтәр "Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм кирәк" дигән мәгълүмат белән шаулады. Дәниф тиешле уколларын ала алганмы, үзен ничек хис итә - җырчыга шалтыратып хәлләрен сораштык.

- Ярдәм сорап язылган постлар көндез таралган иде, шул ук көнне төнге сәгать 12дә ашыгыч рәвештә Мәскәүдән уколлар кайтып төште. Әлегә хәлем ярыйсы. Миңа атнага ике укол кирәк. Бер капта - 4 укол. Димәк, аена ике кап кирәк, дигән сүз. Аның бер кабы 30 мең сум тора. Мин инде менә дүрт ел шушы уколлар ярдәмендә яшим. Башта концертлардан кергән акчага ала идем. Аннары машинаны, аппаратураларны сатарга туры килде. Берзаман дәүләт бушлай бирә башлады, ләкин ни өчендер бер елдан соң туктатылды. Миңа гына түгел, бөтен кешегә шулай. Ярый, мин артист булгач, хәбәр тиз таралды, ярдәм иттеләр. Ә гади халык нишләргә тиеш? Алар өчен җаным әрни.

Дәниф ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Ринас Әхмәтов башлаган эш бу. Ул көн дә минем хәлне белеп тора. "Болай булмый", - дип ярдәм сорарга булды. Битараф калмаган барлык коллегаларыма, театр артистларына, якташларыма, тамашачыма зур рәхмәт. Әнвәр Нургалиев шалтыратты, Эльмира Сөләйманова, Ләйлә Дәүләтова көн дә хәлемне белә. Кариев театры артистлары да ярдәм күрсәтте. Мондый бәла беркемгә дә килмәсен. Мин һәркемгә сәламәтлек телим", - диде җырчы.

Төгәл бер айдан - 19 апрель көнне Дәниф Шәрәфетдиновка 46 яшь тула. Гадәттә, ул туган көнен сәхнәдә тамашачысы белән үткәрә торган булган.

Ә 27 апрельдә Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак. "Элек үзем дә хәйрия концертларында теләп катнаша идем. Аякка баса алсам, концертка барасым, сәхнәгә чыгып җырлыйсым килә", - диде ул.

Дәнифкә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен җырчының телефон номеры +7 937-042-37-83. Номер Саклау банкына бәйләнгән.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading