16+

Дүртенчегә әни булган Лилия Муллагалиева: «Тулгакларымның озак тулуына мин түгел, өйдәгеләр дә түзә алмый»

Әле күптән түгел Лилия Муллагалиева дүртенче тапкыр әни булды. Данил, Ильвина, Ильяска энекәш туган. Сабыйга әти-әнисе Илһам исемен күптәннән сайлап куйган булган.

– Йөклелек чорым җиңел үтте. Əллә нинди чит-ят әйберләр ашарга теләмәдем. Бер арада бөтен ашаган ризыктан тимер тәме килеп кенә яфалады, – ди Лилия.

Хәзер бит үзенә күрә мода – бала тапканда әти кеше дә янда тора. Җырчы янында ире булды микән?

– Мин аңа каршы, иремдә дә теләк юк иде. Гомумән, бу темага безнең бик сөйләшкән дә булмады. Бала табу – ул әни һәм акушер арасында гына була торган сихри процесс, анда башка кешенең булуы кирәкми. Мин һәр баланы авыр таптым – бу безнең нәселдән килә. Тулгакларымның озак тулуына мин түгел, өйдәгеләр дә түзә алмый: минут саен шалтыратып хәлемне белеп торалар. Шуңа күрә, бала тапканда иремнең янымда булуын теләмәдем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэзер бииик озак ял итсен инде...

    • аватар Без имени

      0

      1

      Бала тапканда ирлэр нэрсэгэ анда. Торле кеше бар бит, касы кешенен гэйрэте чигэр, хатын белэн йокласы килмэс булыр, куркып кайсы ,хаман куз алдында торыр, куп сэбэплэр китерергэ була

      Мөһим

      loading